В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр алдында Artlime иҗат студиясе актерлары чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
«Мамыклар» - ак һәм йомшак костюмнарга төренгән игелекле әкият геройлары. Алар шәһәрлеләр белән бергә могҗиза-кар эзләргә чыгачаклар, яңа ел атмосферасы тудырачак, балалар һәм өлкәннәр күңелендә якты тәэсирләр калдырачак.
Чыгышлар 25 нче декабрьдә 15:00 сәгатьтә һәм 2 нче гыйнварда 17:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны – Консистор манарасы янындагы мәйдан. Керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 25 нче декабрьдән 15 нче гыйнварга кадәр Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында яңа ел чаралары сериясе узачак, аларның күбесе балаларга адресланган. Программада – музыкаль кичәләр, Казан актерларыннан әкиятләр уку, спектакльләр күрсәтү һәм архитекторлардан экскурсияләр.