Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2022, 10:06

Казанның «Урам» экстрим-паркында граффити өчен дивар барлыкка киләчәк

Объект 28 нче августта, брейк-данс һәм урам сәнгате буенча турнир уздырылган көнне ачыла.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). 28 нче августта «Урам» экстрим-паркында граффити өчен Казанда беренче махсус өслек ачыла. Чара COMBOnation брейк-данс һәм граффити буенча халыкара турнир кысаларында узачак.

Ачылган көнне урам рәссамнары өслеккә беренче рәсемнәрен төшерәчәк. Яңартылган арт-объект үзенә күрә тренировка мәйданчыгы булачак, авторларга сыйфатлы эшләрне легаль формада төшерергә мөмкинлек бирәчәк, ә тамашачылар иҗади процессны карый алачак, дип сөйли Казанның урам рәссамы, проект инициаторларының берсе Дамир Бозик. Аның сүзләренә караганда, граффити өчен өслек аркасында паркта тематик чаралар һәм мастер-класслар үткәрергә мөмкин булачак.

Дивар янында шәһәр утлары белән синхронизацияләнгән яктырткыч урнаштырылачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, COMBOnation брейк-данс һәм урам сәнгате буенча халыкара турнир 25-28 нче август көннәрендә ТР башкаласының сигез мәйданчыгында узачак. Шуларның берсе – «Урам» экстрим-паркы. Шулай ук 26 нчы августта «Алафузов фабрикасы»нда зур киндердә граффити техникасы буенча ярышлар үткәрелә.

Барлык вакыйгалар