Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2023, 13:43

«Черек күл» паркы «ПушкинФЕСТ» мәйданчыкларының берсе булачак

Казанлылар халык уеннарында катнаша һәм рус ашларын татып карый алачак

Фото: Денис Гордийко 

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Ел саен үткәрелә торган «ПушкинФЕСТ» рус мәдәнияте фестивале кысаларында зур гаилә бәйрәме «Черек күл» паркында узачак.

3 нче июньдә Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар мастер-классларда, халык уеннарында, яшьләр бию кичәсендә катнаша, шулай ук фольклор һәм заманча этно-коллективларның музыкасын тыңлый алачак. 

4 нче июньдә программа XIX – XX гасыр башы дворян традицияләренә багышланачак. Каләм белән язу буенча мастер-класслар, әдәби лекцияләр, ярминкә, шигъри чыгышлар планлаштырылган. Көн дәвамында ретро-бию мәйданчыгы эшләячәк – музыканы тынлы оркестр башкарачак, ә кич зур классик концерт белән тәмамланачак. 

Бу көннәрдә паркта шулай ук рус ашлары белән фуд-корт һәм ярминкә эшләячәк. 

Фестиваль 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Барлык чараларга керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә. 

«ПушкинФЕСТ» Казанда 1-6 нчы июньдә башка мәйданчыкларда да узачак. Исегезгә төшерәбез, ул рус шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә торган Рус теле көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Барлык вакыйгалар