Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2019, 09:52

30 августта Казанда «Ачык йөрәкләр шәһәре» инклюзив бәйрәме узачак

Бәйрәмнең үзенчәлеге - инвалидлыгы булган һәм булмаган артистларның уртак чыгышлары.


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Иске Татар бистәсендә «Ачык йөрәкләр шәһәре» инклюзив бәйрәме узачак. Бәйрәмнең үзенчәлеге - инвалидлыгы булган һәм булмаган артистларның уртак чыгышлары.

Бәйрәмдә бөтен республикадан иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, алар арасында хореография һәм иҗат студияләре, шулай ук «Жемчужина Татарстана» инвалидлыгы булган хатын – кызлар арасында Матурлык конкурсында җиңүче Вероника Лазарева һәм башкалар бар. «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе Кырымда РФ Президенты грантын кулланып оештырылган «Инклюзив иҗади каникуллар» проекты кысаларында әзерләнгән программа тәкъдим итәчәк.

Иске Татар бистәсендә, Каюм Насыйри урамында 30-нчы август 14.30 сәгатьтә бәйрәм кунакларын көтәләр, дип хәбәр иттеләр «Э-моция» иҗади инклюзив студиясендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый инклюзив мәйданчык Татарстан Республикасы көнендә һәм Казан көнендә инде өченче тапкыр оештырыла.

Барлык вакыйгалар