В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны кабул итү 2006 елның 2 маенда кабул ителгән “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” 59-ФЗ номерлы Федераль законның 13 маддәсе нигезендә оештырыла.
Казан шәһәре Башкарма комитетында гражданнарны кабул итү Казан Башкарма комитеты Аппаратының Эш башкару идарәсенең Кремль ур., 3, 330а бүлмәсендә (тел.+7(843)299-16-93) урнашкан хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлегендә көн саен, шимбә һәм якшәмбедән кала, 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес) башкарыла.
Башкарма комитетның 2019 елның 26 ноябрендәге 4185 номерлы карары нигезендә (Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 27 апрелендәге 1407 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) гражданнар Башкарма комитет Җитәкчесе, аның беренче урынбасарлары, урынбасарлары, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе, Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре тарафыннан атна саен сишәмбе көнне график нигезендә 14:00 сәгатьтә кабул ителә.
Гражданнарны, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар вәкилләрен Башкарма комитетка кабул итүгә алдан язуны югарыда әйтеп үтелгән вазыйфаи затларның ярдәмчеләре, референтлары, язмача яисә телдән бирелгән, үз эченә сорауның асылын ачып биргән, конкрет вазыйфаи затка аталган гариза нигезендә, башкара.
Казан шәһәре Мэрына, Башкарма комитет җитәкчсенә, аның беренче урынбасарларына, урынбасарларына, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесенә кабул итүгә гражданнарның язмача бирелгән гаризалары (алга таба – кабул итүгә гариза) эш башкару идарәсенең хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гаризада шулай ук конкрет вазыйфаи затка аталган сорауның асылы ачылырга тиеш.
Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренең атна саен оештырыла торган кабул итүгә язылу аларның кабул итү бүлмәләрендә башкарыла.