Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Алеев Булат Рафаил улы

Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе

Телефон номеры: +7 843 299 17 66

Почта: r.a@tatar.ru


Биографиясе

1990 елның 18 декабрендә Чуваш АССРның Канаш шәһәрендә туган.

Белеме

2012 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (бакалавр, икътисад).
2014 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (магистр, икътисад).
2017 елда В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (аспирантура, икътисад, тикшеренүче, укытучы-тикшеренүче).

Өстәмә белеме:

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮББ ФДБМУ (һөнәри яңадан әзерләү, Executive Master in Public Management (EMPM) «Мэрлар мәктәбенең кадрлар белән идарә итү резервын үстерү программасы») (2025).

Дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе (Җитәкче инструменты буларак дәүләт идарәсендә нәтиҗәле коммуникацияләр) (2022).

Дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе («Нәтиҗәле җитәкче: теориядән практикага») (2017).

Сингапур дәүләт хезмәте көллияте Civil Service College Singapore (Study Visit by Officials from the Republic of Tatarstan, Russia Federation) (2017).


Карьера этаплары:

2010-2012 – Казан (Идел буе) федераль университетының студентлар клубы директоры.

2013 – Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоратының әйдәп баручы белгече. Казан (Идел буе) федераль университеты.

2014 – Казан Башкарма комитеты Аппаратының Эшләр башкару идарәсе гомуми бүлегенең баш белгече.

2014-2018 – Беркетмә бүлеге башлыгы, Казан Башкарма комитеты Аппаратының Оештыру идарәсе башлыгы урынбасары.

2018-2021 – Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары.

2021 елның мартыннан – Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе.


Дәрәҗәләре һәм бүләкләре:

РФ Дәүләт бүләкләре: «Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә» ордены медале (2025).

РФ идарә тармагы бүләкләре: «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (2023).

ТР Дәүләт бүләкләре: «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2024); «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2022).


Россия Федерациясе тарафыннан бүләкләнү:

Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2018),

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасарының Рәхмәт хаты (2022).

Татарстан Республикасы тарафыннан бүләкләнү:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2020).

Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре:

Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте (2018),

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2015),

Совет районы хакимиятенең Мактау грамотасы (2021).

 

Башка бүләкләре:

«Казанда XVI БРИКС Саммиты» истәлекле медале (2024),

Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2020),

Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2019),

Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2015),

«Казан шәһәрендә 2015 елда спортның Су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015),

«2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014),

Батальоннардан, ирекле отрядлардан, полклардан һәм хәрби частьлардан Рәхмәт хатлары.


«1 класслы муниципаль киңәшче» класслы дәрәҗәсе бар.


Все контакты