Телефон номеры: +7 843 299 17 90
Почта: rik.kazan@tatar.ru
1961 елның 24 июнендә Мамадыш районы Катмыш авылында туа.
1983 елда “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше” белгечлеге буенча Казан инженерлык-төзелеш институтын тәмамлый.
1993 елда “Менеджмент” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
1983-1986 еллар – “Татсельстрой” идарәсе ПМК-851 мастер-баш инженер (Балык Бистәсе авылы).
1986-1987 еллар – РАПО капиталь төзелеш буенча рәис урынбасары (Балык Бистәсе авылы).
1987-1989 еллар – Районара төзү берләшмәсендә баш инженер.
1989-2004 еллар – “Татгазстрой” ААҖ мастер–генераль директор урынбасары.
2004-2006 еллар – “Кулонстрой” ЯАҖ генераль директоры.
2006-2007 еллар – “Казаньцентрстрой” ҖЧҖ директоры.
2007-2010 еллар - “Казаньцентрстрой” ААҖ генераль директоры.
2009-2010 еллар - ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыш депутаты.
2010 елдан – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча беренче урынбасары.
Өйләнгән, өч кыз бала үстерә.
Бүләкләре:
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005);
“Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе” мактаулы исеме (2006);
Казан Мэры Рәхмәте (2007);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2008, 2011, 2016);
“Фидакарь хезмәт өчен” медале (2011);
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2013);
“Казан файдасына башкарылган хезмәте һәм батырлыгы өчен” мактау билгесе (2016);
“Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2014);
“Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары” истәлекле медале (2015);
“Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты” истәлекле медале (2016).