В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2026 елда шәһәрдәге барлык контейнер мәйданчыкларына икенчел чималның биш төрен җыю өчен сары контейнерлар урнаштырылачак. Мондый гамәл һәр кешегә төрләргә аерылган калдыкларны җәяү илтеп калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
2025 елда шәһәр хакимияте ПЖКХ идарәче компаниясе белән бергә бистәләрдә 50 контейнер мәйданчыгын реконструкцияләү программасын гамәлгә ашырган, әлеге җирлекләрдә зур 36 бункер урынына 241 евроконтейнер урнаштырылган.
2026 елда каты көнкүреш калдыклары өчен тагын 2200 евробак һәм 5 калдык төре – пластик, пыяла, кәгазь, металл һәм тетрапакны төрләргә аерып җыю өчен 800 сары челтәр урнаштырырга ниятлиләр.
Бер ел эчендә сары челтәрләрдән 2 326 тонна калдык алынган. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 902 тоннага яисә 39 процентка күбрәк.
Васильченко урамы, 6 һәм Родина урамы, 45 адресы буенча урнашкан «Җыю ноктасы» пунктларында тагын 270 тонна төрле төрдәге калдык җыелган. Бер ел эчендә әлеге пунктларга 25 000 нән артык кеше килеп киткән.
Казанда каты көнкүреш калдыклары 11 101 контейнер мәйданчыгыннан җыеп алына, аларга калдыкларны җыю өчен 34 685 савыт куелган. Шунысын да әйтергә кирәк, 2751 сары контейнер төрләргә аерылган калдыклар өчен билгеләнгән. 2025 елда каты көнкүреш калдыклары өчен 1816 контейнер куелган һәм алыштырылган, шуларның 924 е аерым төрләргә аерыла торган калдыклар өчен билгеләнгән.