В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда гомуми мәйданы 377 мең кв.м булган 71 юл участогы ремонтланды. 10 км озынлыктагы 12 урам участогы «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча ремонтланды. Эшләр Коләхмәтов, Хәсән Туфан, Городская, Адоратский, Ленинград, Пржевальский, Вересаев, Ударная, Камчатка, Айдаров, Аркылы Отар һәм Самосыр торак массивындагы Мир урамнарында башкарылды.
Гомуми мәйданы 240 мең кв метрдан артык булган 58 юл һәм квартал эчендәге юл участоклары урам-юл челтәрен ремонтлау программасы буенча яңартылды. Комплекста юл өлешләре һәм тротуарларның асфальт-бетон япмасына ремонт ясалган, куркынычсызлык коймалары, светофорлар, юл билгеләре һәм тышкы яктырту челтәрләре урнаштырылган. Яңартылган объектлар исемлегенә социаль объектлар янындагы юл участоклары, шулай ук шәһәр халкының даими рәвештә тискәре бәяләмәләрен алучы урамнар керде: Гаяз Исхакый, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Астрономия, Университет, Туфан Миңнуллин, Роща, Фрунзе, Айвазовский, Уң һәм Сул як Болак, Космонавтлар, Аграр, Альберт Камалиев, Лукин, Краснокамск, Индустриаль, Межлаук, Щапов, Борисково, Яңа Дәүләки, Прибольничная, Тура, Горная, Красный Пожарник, Вишневский, Коротченко, Константиновка торак массивындагы Школьная, Киров тыкрыгы, агросәнәгать паркы янындагы юл, Батурин урамындагы тротуарлар участоклары һ.б.
Шулай ук «Мечта», «Ивушка», «Автомобилист», «Җиңүнең 50 еллыгы», «Волга» һәм «Кварт» ЯАҖ бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын тәэмин итү өчен 7 мең кв.м мәйданлы 1 км озынлыктагы юлны ремонтладылар. Соңгы 6 елда 26 бакча ширкәтенә 22 км озынлыктагы 17 керү юлы яңартылды.
Юл эшләре программасы кысаларында «Ярдәм» мәчете янында 600 метр озынлыктагы яңгыр канализациясе коллекторы төзелеше тәмамлана. Эшләр микротоннельләштерү ысулы белән башкарылган. Бу коллекторга Серов, Васильченко, Коләхмәтов, Восстание һәм Тэцевская урамнарыннан агынтылар килә. Коллектор төзелеше территориядә сазлык барлыкка килүгә юл куймаячак.
2023 елда федераль һәм республика бюджетларыннан юл челтәрләрен үстерүгә һәм Казан ишегалларын төзекләндерүгә моңарчы күрелмәгән сумма – 28 млрд сум бүлеп бирелде. Шуның 18,2 млрд сумы – юллар төзүгә һәм реконструкцияләүгә, 7 млрд сумы – урам-юл челтәрен ремонтлауга һәм 2,8 млрд сумы – «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга.