Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2024, 09:35

Казан өчен 39 яңа троллейбус сатып алыначак

Агымдагы елда Казанда 39 троллейбус сатып алу планлаштырыла. Аларның 20 километрга кадәр автоном йөрешле система белән җиһазландырылган 15 е Вознесенский тракты буенча яңа маршрутта эксплуатацияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел тузган 25 троллейбус өченче буын МАЗ маркалы заманча троллейбусларга алмаштырылды. Түбән идәнле яңа троллейбусларның пассажирлар салонында һәм шофер кабинасында температураны һәм дымлылыкны көйләү җайланмасы урнаштырылган, алар 2 километрга кадәр автоном йөрешле система белән җиһазландырылган.

Моннан тыш, быел транспорт тармагының цифрлы трансформациясе кысаларында хәрәкәттәге барлык составта юлда йөргән өчен кондукторсыз түләү системасы гамәлгә кертеләчәк. 2023 елда мондый система 118 троллейбус һәм трамвайда урнаштырылган инде.


Барлык пресс-релизлар