В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан үткәрелгән кар җыю процессының барлык этаплары реинжинирингы махсус техника әзерләүгә вакыт чыгымнарын кыскартырга һәм юлларны, тротуарларны һәм җәмәгать урыннарын чистарту эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш.
Юл хезмәтләре һәм Башкарма комитет белгечләре өчен комплекслы укулар үткәрелде. Теоретик өлеш норматив документацияне, ресурсларны, техниканы, реагентны исәпләү методикаларын, шулай ук төрле һава шартларында эшләүне өйрәнүгә юнәлдерелгән иде. Практик өлеш кысаларында һәр муниципаль юл предприятиесендә бурычларны планлаштыру, техниканы әзерләү һәм юлга чыгу, эшләрне башкару, базага кайту һәм финал хисабын үз эченә алган тренировкалар үткәрелде.
Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча кәгазь чыганакларны куллануны минимумга калдыру карары кабул ителде, предприятие хезмәткәрләренең көн саен кабатлана торган процесслары һәм гамәлләре автоматлаштырылды. Алдагы сменага техника биремнәре һәм эш планнары шаблоннары эшләнде, аларда эшләү өчен кирәкле күләмдә техника һәм ресурслар салынды. Шәһәрнең барлык предприятиеләрендә дә электрон юл кәгазьләре кертелде.
Предприятиеләрнең яңа хезмәткәрләре өчен эш процесслары стандартлары – ышанып тапшырылган участокларның эш тәртибе, схемалары һәм маршрутлары белән 52 җентекле инструкция эшләнде.
Моннан тыш, ачыкланган реагентны нәтиҗәсез бүлү проблемасы хәл ителде. Моның өчен җайланма 59 катнаш юл машинасына көйләнгән һәм калибрланган. Ә берничә машинада сыек реагент бирү өчен куәтлерәк насослар урнаштырылган. Шулай ук техникага бозлавыкка каршы материал салу процессы оптимальләштерелде, бу катнаш юл машинасын урамга чыгар алдыннан әзерләү вакытын сизелерлек кыскартты.
Машина йөртүчеләргә дистанцион медицина тикшерүе уздыру өчен сынау режимында 5 берәмлек аппаратура куелган.
Үткәрелгән оптимальләштерү якынча вакыт чыгымнарын 20-30% ка кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
Подрядчыларның эшен анализлау барышында предприятиеләргә урам-юл челтәрен җыештыруның сыйфатын тәэмин итәргә объектив комачаулаган сәбәпләр ачыкланды. Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белән берлектә 88 участокта тротуарларны механикалаштырылган чистартуга комачаулый торган юл билгеләре ачыкланды. Нәтиҗәдә 142 терәк күчерелде. Бу эш дәвам итә. Шундый ук эш дөрес куелмаган чүп савытлары белән башкарыла.
Эшләрнең сыйфатлы башкарылуын тәэмин итү өчен юл хезмәтләре техникасының эшен контрольдә тоту системасы кулланыла. Хәзер юлларның характеристикаларын актуальләштерү һәм системага кирәкле параметрларны кертү эше төгәлләнеп килә.
Махсус техниканы тулы контрольдә тоту өчен, хәрәкәт вакытында кулланылган механизмнарның эшен, кулланылган реагент күләмен күзәтергә мөмкинлек бирә торган өстәмә датчиклар белән җиһазландыралар.
Вакытлыча кар җыю өчен быел 16 участок сайлап алынды, бу узган елга караганда өчкә күбрәк. Исемлек ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына килештерүгә юнәлдерелгән.
Газ ягулыгында эшли торган кар эретү пунктын төзү буенча исәп-хисаплар әзерләнде һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җибәрелде. Бер газ эретү камерасының җитештерүчәнлеге өч канализация камерасына тәңгәл. Мондый беренче пунктны төзү өчен «Салават Күпере» торак комплексы янындагы участок сайланды, чөнки әлеге территория актив үсештә, ә анда карны утильләштерү һәм җыю урыннары юк.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә 8 стационар кар эретү пункты эшли, аларда 14 эретү камерасы бар, аларның гомуми җитештерүчәнлеге тәүлеккә 8 мең тонна тәшкил итә. Алар барысы да кар кабул итәргә әзер. Әмма ел саен каты өслекле юллар саны арту сәбәпле, шәһәр ихтыяҗлары өчен бу сан гына җитми.
Кар җыю эшләренә 577 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк, шулай ук 32 берәмлек асма җайланма (роторлы кар чистарткычлар, ком тараткычлар). Катнаш юл машиналары – 148 берәмлек, трактор щеткалары – 93 берәмлек, тротуар җыю машиналары – 50 берәмлек. Быел тротуарларны җыештыру өчен 8 ВКМ-1500 (вакумм машинасы) сатып алынган.
Муниципаль предприятиеләр һәм Казан Башкарма комитеты кадрларны җәлеп итү һәм эшкә урнаштыру буенча эш алып бара. Юл оешмаларында 28 машина йөртүче, 71 механизатор, шулай ук 72 юл эшчесе җитми. Предприятие машина йөртүчеләренең һәм механизаторларының уртача хезмәт хакы – 113 мең сум һәм 120 мең сум, эшчеләрнең – 75 мең сум. 5 ел эчендә предприятиеләрдә хезмәт хакы 2,5 тапкырга арткан.
Халык белән эшләү сыйфатын яхшырту өчен бу сезонда Казан мэриясенең колл-үзәге аша җыештыру сыйфаты буенча «бердәм шалтырату тәрәзәсе» хезмәте кертелә. 222-7-222 телефоны буенча юлларны, тротуарларны һәм җәмәгать урыннарын җыештырырга кирәклеге турында хәбәр итәргә була. Ишегалды территориясен чистартуга кагылышлы гаризаларны «Ачык Казан» системасына 236-4-123 телефоны буенча җибәрергә кирәк.
Элеккечә «Минем Казан» телеграм-боты эшләячәк, анда текст мөрәҗәгатен, фото җибәрергә һәм эшләр башкарырга кирәк булган геоноктаны, шулай ук «Халык контроле», федераль Кире элемтә платформасы кебек традицион кире элемтә мәйданчыкларын билгеләргә була, мөрәҗәгатьләрне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җибәрергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, регламент буенча, кар яуганнан соң, беренче чиратта, кар үзәк магистральләрдән чыгарыла, алар буенча җәмәгать транспорты маршрутлары, җәмәгать транспортының «тукталыш кесәләре», тротуарлар һәм җәяүлеләр кичүләре уза. Аннары кар беренче һәм икенче категорияле юллардан чыгарыла. Кар яву ешлыгына һәм юл категориясенә карап, карны тулысынча чыгару вакыты ике көннән җиде көнгә кадәр үзгәреп тора.