Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2024, 09:55

Казанда 200 трамвай һәм троллейбус йөртүчесе җитми

2023 елда «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләренең, трамвай һәм троллейбус йөртүчеләрнең, кондукторларның хезмәт хакы уртача 20% ка арткан. Быел хезмәт хакын тагын кимендә 10% ка арттыру планлаштырыла.

Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту максатыннан предприятиенең төрле объектларында ремонт эшләре башкарылган. Глазунов урамындагы соңгы станциядә хезмәткәрләр өчен аш бүлмәләре, санитария узеллар тәртипкә китерелгән һәм җиһазландырылган. 1 нче троллейбус депосында цехлар, киенү-чишенү, диспетчерлар бүлмәләре, контроль-үткәрү пункты, душ һәм санитария узеллары төзекләндерелгән. Электр депосы бинасының фасады һәм керү төркемендә плитка яңартылган. Цехта канаулар ремонтланган.

Предприятие тулай торакларының 25 бүлмәсендә шулай ук төзекләндерү эшләре башкарылган, өч кухня, сигез санитария узелы һәм алты душ бүлмәсе яңартылган. Короленко урамындагы тулай торакта иске агач тәрәзәләрне пластик рамлыларга алыштырганнар, Сәлимҗанов урамындагы тулай торак кухняларында яңа гарнитуралар пәйда булган.

Бүгенге көндә «Метроэлектротранс» предприятиесендә 201 шофер җитми. Кадрлар проблемасын хәл итү өчен оешма белгечләрне күрше төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән җәлеп итә. Хәзерге вакытта биредә 341 чит ил кешесе эшли. Уку үзәгендә «Трамвай йөртүчесе» һәм «Троллейбус йөртүчесе» белгечлекләре буенча 79 кеше курслар узган, шуларның 38 е «Метроэлектротранс»ка эшкә урнашкан.


Барлык пресс-релизлар