В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2023 елның 10 аенда Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,3% ка кимегән – 1 167 дән 1 140 ка кадәр.
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны 2,1% ка кимрәк: узган ел алар 1 355 булса, быел – 1 326. Быелгы аварияләрдә 28 кеше һәлак булган.
Исерек хәлдәге автомобильчеләр тарафыннан килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре саны 15,4% ка – 39 дан 33 кә кадәр кимегән.
Машина йөртүчеләр гаебе белән 896 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 17 кеше һәлак булган, 1 058 кеше яраланган.