Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2022, 10:16

Казанда реклама телефоннары буенча автошалтыратулар һәм яшел зоналарда калдырылган машиналарны теркәү яңартылачак

Казанда апрель азагында урам-юл челтәре элементларында законсыз урнаштырылган реклама телефон номерларына автошалтырату системасы эше, шулай ук яшел утыртмалар булган территорияләрдә махсус техник чаралар ярдәмендә парковкаланган машиналарны теркәү яңартылачак. Узган ел 32 меңнән артык шундый факт ачыкланган.

Кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган хокук бозулар өчен штрафларга мораторий Татарстан Республикасы башкаласында 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә, әмма Казан Мэриясе җәйге чорда төзекләндерү кагыйдәләренең таләпләре турында искә төшерә.

Ишегалды территорияләрен җыештыру иртәнге 8 сәгатькә тәмамланырга тиеш. Контейнер мәйданчыклары урнашкан урыннар ремонтланырга, ә коймалар теләсә нинди белдерүләрдән чистартылырга тиеш. Контейнерлар мәйданчыктан читкә чыгарылган, тулган, чүп алып киткәннән соң җыештырылмаган чүп-чар кебек барлык очраклар да контейнер мәйданчыкларын тиешенчә эксплуатацияләмәү буларак карала.

Үз белдегең белән төзекләндерергә һәм ишегалларында юлларны ябарга ярамый. Шлагбаумнарны Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә эшләр проектын алдан килештергәннән соң гына кулланырга мөмкин.

Идарәче компанияләр һәм биналарның милекчеләре фасад һәм биналарның түбәсен вакытында ремонтлауны тәэмин итәргә бурычлы. Беркетелгән җир участоклары коймаларының тиешле кыяфәттә булуы сорала. Якын-тирә территория чиста булырга, эш көне барышында вак-төяк чүп-чар даими чистартылырга тиеш.

Торак йортлар һәм административ биналарда язулар булырга тиеш түгел. Көн саен аларның торышын контрольдә тотарга һәм белдерүләрдән дә, башка мәгълүмати-басма продукциядән дә оператив рәвештә арындыру зарур.

Биналарны һәм корылмаларны бөтен баланста тотучылар адреслы аншлагларны тикшерергә һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә, шулай ук кирәк булган очракта элмә такталарда хәрефләрне ремонтларга тиеш.

Товарларны һәм сәүдә җиһазларын сәүдә өчен билгеләнгән территория кысаларында гына сакларга ярый. Сәүдә нокталары янында чүп савытлары куелырга тиеш, аларны чүп-чар белән тулган саен чистартырга кирәк (әмма тәүлегенә кимендә бер тапкыр).

Төзелеш мәйданчыклары тотрыклы типтагы киртәләр, объект паспорты, шулай ук тәгәрмәчләрне юу һәм төзекләндерелгән керү юлы белән җиһазландырылырга тиеш. Төзүче төзелеш янындагы территорияне тәртиптә һәм чисталыкта тотарга бурычлы. Төзелеш коймасы артында 50 метр радиуста чүп-чар һәм төзелеш калдыклары булырга тиеш түгел.

Биналарны һәм корылмаларны ремонтлаганда тротуарны ябу, төзелеш баскычларын урнаштыру өчен рөхсәт рәсмиләштерелә. Тротуарларда чүп-чар җыю, йорт яны территориясен һәм газоннарны чүпләү тыела. Калдыкларны җыю һәм вакытында чыгаруны оештырырга кирәк.

Эшләр бара торган территория коймаланырга, ә материал койма артында сакланырга тиеш.

30 см дан артык тирәнлектәге барлык казуларга ордерлар рәсмиләштерелә. Бөтен эшләр тәмамланганнан соң, төзекләндерү эшләре тулы күләмдә үтәлергә тиеш. Килешенмәгән һәм киртәләмәгән килеш казу эшләре алып барган өчен катгый чаралар күреләчәк, чөнки бу хокук бозулар гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Узган ел 173 оешмага ордер рәсмиләштермичә генә эшләр башкарган өчен җәза бирелгән.

 

Барлык пресс-релизлар