Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2021, 08:10

Быел Казанда ике яшүсмерләр клубы төзекләндереләчәк

Быел ике яшүсмерләр клубы төзекләндерелә: Гагарин урамы, 77б адресы буенча урнашкан «Сандугач» һәм Левченко бистәсендәге Рәхимов урамы, 23 адресы буенча урнашкан «Икар» клублары. Казанда 2015 елдан башлап 64 яшүсмерләр клубының 46-сы ремонтланды. Реконструкциядән соң «Сандугач» клубында иҗат яшьләре өчен продюсерлык үзәге барлыкка киләчәк, ә «Икар» клубында спорт белән шөгыльләнү мәйданнарын киңәйтәчәкләр.

«Сандугач» клубы 1992 елдан бирле эшли һәм бу вакыт эчендә ул шәһәр әһәмиятендәге вокаль иҗат үзәгенә әверелде. Реконструкциядән соң клубта сәләтле яшүсмерләргә, перспективалы яшьләр коллективларына ярдәм итү һәм аларның киләчәк иҗади эшчәнлеген оештыру өчен заманча продюсерлык үзәге булдыру планлаштырыла. Клуб район яшьләре өчен җирле чаралар һәм очрашулар уздыру урыны булып кала. Ремонт вакытында барлык дәресләр дә тулысынча яңа бинага – Октябрь урамы, 38 адресы буенча күчерелде, анда ремонт узган ел төгәлләнде.

Беренче этапта «Сандугач» клубында 1958 елда төзелгән бинаның конструкцияләре, фундаменты ныгытылачак, түбәсен һәм түшәмнәрен алыштырачаклар, шулай ук барлык коммуникацияләрне дә алыштырачаклар. Бу максатларга 22 млн сум, тагын 7 млн сум җиһазларга бүленгән. Алга таба өстәмә финанслау бүлеп бирелгән очракта бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге объектның проект документациясен эшләү белән «Казгражданпроект» муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә, биналарның дизайны – архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе каршындагы иҗади төркем.

Агымдагы елда «Икар» клубын реконструкцияләү дәвам итәчәк. 2019 елда анда ремонтның беренче чираты тәмамланды. Ремонтланган биналарда каратэ, дзюдо, самбо секцияләре, «АртЛаб» иҗади лабораториясе ачылды, анда тегү эше, гамәли иҗат буенча дәресләр уза. Җирле халык теләге белән клубның спорт өлешен саклап калу, шәһәр хакимияте тарафыннан клубның мәйданын шул ук бинадагы мәйданнарны объектка тоташтыру юлы белән киңәйтү турында карар кабул ителде. Май башында сәүдә нәтиҗәләре буенча ремонт эшләрен башкаруга подрядчы билгеләнәчәк.

Шул ук вакытта Подлужная урамы, 49 адресы буенча урнашкан «Лидер» яшьләр үзәгенең бинасын һәм тышкы инженер челтәрләрен проектлау эшләре бара. Объектның «Урам» экстрим-паркы һәм яр буе белән янәшә торуын исәпкә алып, биредә яшь рәссамнар, музыкантлар, граффитист шагыйрьләр – формаль булмаган иҗат вәкилләре өчен заманча креатив үзәк оештыру планлаштырыла. Объект 2022 елгы капиталь ремонт программасына кертеләчәк.

Моннан тыш, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Яшьләр министрлыгы белән берлектә «Вертолет» яшьләр үзәге (Кече Мәскәү урамы, 15) программасына кертергә әзерлиләр, ул бөтен Киров районы өчен төп яшьләр үзәге булырга тиеш. Яшьләр үзәгендә спорт кластеры, концерт залы һәм «Я/САМ-Я/САУ» зур техник иҗат үзәге, шулай ук яшьләр оешмалары – резидентлар базасы планлаштырыла. Комитет район һәм бөтен шәһәр яшьләрен киләчәк үзәк концепциясе буенча фикер алышуда катнашырга чакыра. Теләгән һәркем үз тәкъдимнәрен «Вертолет» яшьләр үзәгенең Instagram челтәрендәге рәсми битендә (mc_vertolet_kzn), шулай ук «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе битендә (podrostok_kazan) калдырырга мөмкин.

Бүген «Яшүсмер» челтәрендә 64 яшүсмерләр клубы исәпләнә, аларда 15 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Соңгы биш елда берләшмә 15 яңа объект белән артты. Яңа яшьләр клублары беренче тапкыр Дәрвишләр, Юдино, «Салават Купере», Залесный, Адмиралтейство һәм Пороховой бистәләрендә барлыкка килде, ә клубларның гомуми мәйданы 16,5 меңнән 23,5 мең квадрат метрга кадәр артты.

2015 елдан башлап Казанда 46 яшүсмерләр клубы ремонтланды. Соңгы елларда төзекләндерелгән клубларда шөгыльләнүчеләр саны 20%-ка арткан. Соңгы елларда клубларда видеоблогинг, скалолазание, тавыш режиссурасы, чүлмәк эше, робототехника, күн эше, бьюти-студияләр, столяр эш, киностудия кебек яңа юнәлешләрне үстерә башладылар.

Барлык пресс-релизлар