В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 2024 елгы программага кертелгән күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре хәзерге вакытка 67,12% ка, лифт җайланмаларын алыштыру 82,42% ка башкарылган.
Узган елларда программаны гамәлгә ашырганда акчаларны экономияләү һәм капиталь ремонтка кертем күләмен 7,7 сумга кадәр арттыру нәтиҗәсендә 2024 елда өстәмә рәвештә 25 йорт яңартылачак. Нәтиҗәдә барлыгы 180 бина, шул исәптән 31 азкатлы йорт яңартылачак. Быел программаны тормышка ашыру 48 меңнән артык казанлының яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Капиталь ремонт таләп итүче ике объект мәдәни мирас объекты булып санала. Бауман урамындагы 30 нчы йорт һәм Большая Красная урамындагы 59 нчы йортта түбәләр реконструкцияләнәчәк. Казанда хәзерге вакытка 149 мәдәни мирас объектының 76 сы төзекләндерелгән.
Программа кысаларында 70 йортның түбәләре һәм 49 йортның фасадлары яңартыла. Шулай ук 46 йортта үзәк җылыту системасын ремонтлаячаклар, салкын су белән тәэмин итү – 55, кайнар су белән тәэмин итү – 22, су чыгару – 55, электр белән тәэмин итү – 36 йортта төзекләндереләчәк. 55 КФЙта 149 үзебездә чыгарылган, антивандаль һәм энергия саклаучы җиһазлары һәм Брайль шрифтлы төймәләре булган лифтлар урнаштырылачак. Биш йортта һава торышын көйләү узеллары урнаштырылачак, йортларның берсендә төтен чыгару юллары һәм вентканалларны ремонтлау планлаштырылар. 13 КФЙта комплекслы ремонт эшләре уздырачаклар.
Яңа таләпләр буенча, быел сезонлы эшләрне (түбәләрне, үзәк җылыту системаларын һәм фасадларны ремонтлау) 15 августка тәмамларга тиешләр. Калган эшләрне 1 октябрьгә кадәр башкарырга кирәк. 1 ноябрьгә кадәр заказчикка тапшыру актлары бирелергә тиеш. Алдагы елларда программа буенча эшләрне 1 декабрьгә төгәлләү таләп ителә иде. Әгәр подряд оешмалары срокларны бозса, ТР ТКХ фонды һәм Казан шәһәре торак инспекциясе аларга карата штраф санкцияләре кулланачак.
Һәр эш төрен дәүләт комиссиясе кабул итә, аның составына ТР ТКХ фонды, шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитеты, республиканың Дәүләт торак инспекциясе, район хакимиятләре, идарәче компанияләр, милекчеләр вәкилләре керә.
Эшләрне тиешенчә башкармау очраклары турында шәһәрлеләр үз вакытында төзелеш контроле хезмәтенә, ТКХ комитеты, район администрацияләре, идарә итүче компанияләргә хәбәр итә ала.