Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2025, 10:17

Карлы лилия чәчәкләре, әкияти таҗ һәм ачык төсләрдәге «2026» бизәкләре: Казанның Яңа ел бәйрәменә матур шәһәргә әйләнү тарихы

KZN.RU порталы шәһәр халкы өчен Татарстанның бәйрәмчә бизәлгән башкаласы буйлап фотосәяхәт үткәрә

Казаныбыз Яңа ел алдыннан иң матур, иң купшы бәйрәм бизәкләре белән бизәлде. Урамнарда, паркларда һәм скверларда, шәһәрнең төрле объектларында, күзләрне камаштырып, меңләгән утлар җемелди. Гадәти маршрутлар буйлап сәяхәт иткәндә сихри матурлыкка таң каласың. KZN.RU порталы Казан халкын һәм башкала кунакларын Яңа ел сәфәренә чыгарга һәм Татарстан башкаласының кышкы бәйрәм уңаеннан ничек үзгәрүен күзәтергә чакыра.

Денис Гордийко фотосы

Меңьеллык мәйданы сәяхәтчеләрне «2026» саннары белән каршы ала – алар якынлашып килүче Яңа ел кебек әллә кайдан зур булып балкып күренеп торалар.

Янәшәдә, Үзәк стадион каршында, янә якты «Таҗ» балкып тора. Тәүлекнең караңгы вакытында ул әкияттәгечә бик серле күренә. Әйтерсең, шәһәр бәйрәм таҗын кигән һәм бераз матурланырга уйлаган.

Г.Камал исемендәге театр янында якты утлар белән бизәлгән «Лилия»ләр гүя чәчәк аткан сыман тоела. Сигез чәчәктән торган композиция, мәйданга театр рухын сеңдереп, аны җиңелчә генә яктыртып тора.

Бу елгы Болак күперләре – аерым бер ләззәт чыганагы. Узып баручы автомобиль тәрәзәләре чагылышында утлар аеруча серле күренә. Болак тирәсендә сәяхәт иткәндә, шәһәрдә утлар саны һәм бәйрәм кәефе икеләтә арткан сымак тоела.

Төп җәяүлеләр юлы булган Бауман урамы яңадан сихри утлар белән бизәлгән. Festy студиясенең 39 аркасы, дистәләгән мең лампочка – һәм биредә яктылык коридоры буйлап атлаганда, син, имеш, Яңа ел көндез дә, төнлә дә бетми, дип уйлыйсың.

«Черек күл» паркында башкала халкы шугалакның ике ягына куелган озын Festка бизәкләрен күрә ала. Киңлектә 20 меңнән артык ут җемелди. Көн саен яңгыраган дәртле көлү тавышлары, тимераяклар чыңы һәм җыр-моң мәйданчыкны кышкы сәхнәгә әйләндерә.

Киров дамбасында хәзер автомобиль йөртүчеләрне яңартылган утлар каршы ала: бирегә Ленин дамбасындагы консольләрне күчергәннәр. Гадәти күнегелгән юл яңача күренә башлаган – утларның тигез булып бер рәттә балкуы дамбаны тәүлекнең караңгы вакытында сизелерлек уңайлы итә.

Ленин дамбасы да, үз чиратында, бәйрәмчә бизәлгән: биредә 90 яңа ут консоле урнаштырылган. Кич белән дамба ярлар арасыннан балкып торган озын тасма сыман күренә.

«Елмай» балалар паркы бу елны аеруча матур күренә: павильон һәм пергола шулай ук яңа ел утлары белән бизәлгән. Яктылык, гүя, әлеге конструкцияләрнең төгәл сызыкларын ачыклый кебек һәм парк буйлап сәяхәтне чын-чынлап әкияти итә.

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы кунакларны яктылык «Аркалары», «Күркәләр», «Бүләкләр» белән каршы ала, шулай ук керү юлында гирляндалар җемелди.

Татарстан Республикасы төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы, Филармония янындагы сквер, «Чулпан» мәдәният үзәге янындагы мәйданчык, Авангард скверы – әлеге киңлекләрдә бәйрәмчә бизәлгән Яңа ел чыршыларын күрергә була. Әлбәттә, алар берсен-берсе кабатламый,һәрберсе үзгә, әмма барысы да өй янәшәсендә шәһәр халкына бәйрәм кәефе бүләк итә.

Бу елны 23 иҗтимагый киңлек – «Крылья Советов» һәм Урицкий парклары, «Салават күпере», «Светлая долина» торак комплексларындагы парклар, Серов урамындагы бульвар – барысы да Яңа елча бизәлгән.

Тылсымга бай Кыш бабай, әйтерсең, үзәк белән бергә, башкаланың һәр почмагында бәйрәм хисе булсын өчен, утлы маяклар тезгән.

Карл Маркс, Вишневский һәм Николай Ершов урамнары шулай ук утлар белән бизәлгән. Эш буенча йөргән вакытта да һәр җирдә бәйрәм рухы сизелә.

Декабристлар урамы да хәзер Яңа ел утлары белән балкый: яктылык корылмалары Мәскәү районындагы төп урамнарның берсенә үзгә бер җылылык биреп тора.

Казанның башка урамнары да, гадәттәгечә, кышкы сурәтләр белән бизәлгән открытка сыман: якты «Чыршылар» һәм «Кар бөртекләре» шәһәрдәге сәяхәтне аеруча тылсымлы итә. Яңа ел кәефе адым саен үзен сиздертә.

Казан Башкарма комитеты бинасының фасады шулай ук Яңа ел бизәкләре белән яктыртылган – административ бинаның җитди архитектурасы Яңа ел бизәкләре яктылыгы белән нәзәкатьләнеп китә һәм шәһәрдәге гомуми бәйрәм картинасына туры килеп тора.

«Казан» гаилә үзәге янындагы төп шәһәр чыршысы – сәяхәтнең финал ноктасына әйләнә. Якты динамика бизәлеше, анимацияле гөмбәз, дистәләгән мең гирлянда һәм мультимедияле «Чатыр» – болар бар да кышкы ялны театральләштерелгән тамашага әйләндерә. Янәшәдә генә бәйрәмчә бизәлгән Яңа ел йортлары-ярминкәләр. Биредә бәйрәм кәефе аеруча нык сизелә.

Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе фотолары.

Барлык яңалыклар