В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында 16 гыйнвардан 17 гыйнварга каршы төндә муниципаль парковкаларда кар чистарту эшләре дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчереп куюларын сорыйлар, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр кар чистарту техникасы Хөсәен Ямашев проспекты, 28 һәм 30 адреслары буенча урнашкан түләүле парковкада эшләячәк.
21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр карны түбәндәге адреслар буенча урнашкан парковкаларда чистартачаклар:
Айвазовский урамы, урамның җөп ягы, Бутлеров урамы белән кисешкән урыннан Ульянов-Ленин урамы белән кисешкән урынга кадәр; урамның так ягы, Бутлеров урамы белән кисешкән урыннан Айвазовский урамында урнашкан 5 нче йортка кадәр;
Айвазовский урамы, урамның җөп ягы, Роща Фрунзе урамы белән кисешкән урыннан Волков урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Бутлеров урамы, урамның так ягы, Бутлеров урамында урнашкан 29 нчы йорттан 21 нче йортка кадәр һәм Бутлеров урамында урнашкан 21 нче йорт буенда;
Бутлеров урамы, урамның җөп ягы, Айвазовский урамы белән кисешкән урыннан Бутлеров урамында урнашкан 44 нче йорт янында;
Миславский урамы, урамның җөп ягы, Дзержинский урамы белән кисешкән урыннан Карл Маркс урамы белән кисешкән урынга кадәр; урамның ике ягы, Карл Маркс урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Миславский урамы, урамның так ягы, Миславский урамында урнашкан 11 нче йорттан Батурин урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Ульянов-Ленин урамы, урамның так ягы, Маяковский урамы белән кисешкән урыннан Ульянов-Ленин урамында урнашкан 23 нче йортка кадәр;
Ульянов-Ленин урамы, урамның так ягы, Маяковский урамы белән кисешкән урыннан Мөштәри урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Ульянов-Ленин урамы, урамның ике ягы, Тихомирнов урамы белән кисешкән урыннан Петербург урамы белән кисешкән урынга кадәр, Петербург урамында урнашкан 50 нче йорт (1 корпус) каршындагы территория;
Борхан Шаһиди урамы, урамның җөп ягы, Таҗи Гыйззәт урамы белән кисешкән урыннан Габдулла Тукай урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Борхан Шаһиди урамы, урамның ике ягы, Чернышевский урамы белән кисешкән урыннан Таҗи Гыйззәт урамы белән кисешкән урынга кадәр.