В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуда республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев катнашачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов һәм республика Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев эшкуарларны бергәләп кабул итәчәкләр.
Консультацияләр бүген 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Казан Кремле, 9 нчы корпус, 309 нчы кабинет адресы буенча узачак.
Кабул итүгә +7(843)291-19-23 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР Прокуратурасында.