Марат Мөгыйнов фотосы
Казан шәһәрендә җылыту сезонын 7 майда тәмамлау планлаштырыла. Тиешле карар тотрыклы җылы һава торышы билгеләнүгә бәйле рәвештә кабул ителде: һаваның уртача тәүлек температурасы биш тәүлек рәттән +8 градустан артып китсә, җылылык бирү туктатыла.
Җылылыкны сүндергәннән соң, шәһәрдә җылылык челтәрләрен киләсе кышкы чорга әзерләү башлана. Җәй дәвамында «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте һәм «Казан җылылык челтәрләре» («Татэнерго» АҖ) гидравлик сынаулар үткәрәчәк.
Шуңа күрә казанлыларның йортларында кайнар су белән тәэмин итү вакытлыча сүндереләчәк. Эшләр районнар буенча этаплап башкарылачак, бу торбаүткәргечләрнең зарарлануын тиз арада ачыкларга һәм төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Кайнар су белән тәэмин итүне өзү графиклары җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты сайтларында һәм Казан мэриясенең
рәсми порталында урнаштырылачак. Моннан тыш, планлы сүндерүләр турындагы белдерүләр гадәттәгечә йорт подъездларында урнаштырылачак һәм
«Ачык Казан» системасының теркәлгән кулланучыларына SMS хәбәр һәм электрон хатлар аша җибәреләчәк.