Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Арсланов Руслан Йосыф улы

Контроль-хисап палатасы аудиторы

Телефон номеры: +7 843 299 17 06

Почта: ksp.kazan@tatar.ru

Адрес: 420111, Казан ш., Кремль ур., 1 й.

Эш сәгатьләре: 08.00-17.00


1978 елның 28 маенда Башкортостан Республикасы Учалы шәһәрендә туган.
«Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын (2000г), «В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен «Юриспруденция» белгечлеге буенча (2009г) тәмамлый.
2000-2004 елларда - Контролер, Россия Саклык банкы бүлегенең өлкән контролеры.
2004 елдан 1 категория белгече, әйдәп баручы белгеч, оператив контроль бүлегенең әйдәп баручы консультанты, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык департаментының региональ контроль бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе булып эшләде.
2011 елның июненнән «Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» ДУ эшләр идарәсе башлыгы булып эшләгән.
2012 елның мартыннан августына кадәр - Казан шәһәренең контроль-хисап палатасында баш белгеч. 2012 елның 23 августында Казан шәһәренең контроль-хисап палатасы аудиторы вазыйфасына сайланды.

2020 елның 22 сентябрендә Казан шәһәр Думасы карары белән Казан шәһәренең контроль-хисап палатасы аудиторы вазыйфасына яңа срокка билгеләнгән.
3 нче класслы муниципаль хезмәт киңәшчесе.

Россия Федерациясендә муниципаль финанс контролен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен МКСО берлегенең Мактау грамотасы, намуслы хезмәте һәм муниципаль финанс контроле системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Казан шәһәренең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Казан шәһәренең Контроль-хисап палатасы Рәисе И.М. Нургалиевның, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры М.Д. Фәйзрахмановның рәхмәте бар.

Муниципаль контроль-хисап органнары берлеге конкурсы кысаларында 2015 елда "Идел буе федераль округының иң яхшы муниципаль финанс контроле" I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Хисап палатасы конкурсы кысаларында 2018 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы финанс контроле" дипломы белән бүләкләнде.

Все контакты