В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшел зонада парковка өчен штраф турында тулырак мәгълүмат (хокук бозу датасы, урыны һәм фотолары, Административ хокук бозулар турында ТР кодексы статьялары) белән Казан мэриясе порталында танышырга мөмкин. Моның өчен:
1. Төп биттә «Шәһәр халкы өчен сервислар» бүлегендә «Админкомиссия штрафлары»на басарга.
2. Авторлашу таләбенә юлыккач, уң якта өске почмакта (телефонда – уң якта өске почмактагы яшел шакмак) Шәхси кабинетка керергә.
3. Алга таба «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша керү» (РФ) дигән өлешенә басарга.
4. ЕСИА (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) аша авторлашырга.
5. «Админкомиссия штрафлары» сервисына керү мөмкинлеге бирелде.
Мәгълүматны УИН номеры (0318 саннарыннан башлана торган, 25 саннан торган уникаль идентификатор) һәм автомобильнең дәүләт номеры, машина йөртү таныклыгы номеры буенча карап була.
Моннан тыш, «Админкомиссия штрафлары» сервисында муниципаль парковкага түләмәгән өчен хокук бозуларның фотоларын да табарга була.
Казан Башкарма комитеты аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе битендә, «Штраф булу-булмавын тикшерергә» бүлегендә визуаль аңлатып бара торган аңлатма урнаштырылган. Анда шулай ук Казан шәһәре Административ комиссиясе карарын электрон рәвештә ничек алып булуы турында да тасвирланган. Элегрәк моны бары тик Дементьев урамы, 2Б адресы буенча урнашкан Казан шәһәре Административ комиссиясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә була иде.
Аңлатмалар алу өчен Казан шәһәре, Дементьев урамы, 2Б адресы буенча Казан шәһәре Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, телефоннар: 8(843)223-23-96. Реквизитларга килгәндә, алар «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ төзекләндерү өлкәсендә муниципаль хокукый актларның таләпләрен бозган өчен барлык административ штрафлар буенча да Казан шәһәре бюджеты керемнәренең администраторы булып торганга күрсәтелгән.
Парковка оештыру өчен йорт яны территориясенең җир кишәрлегенә хокук билгели торган документлар кирәк.
Парковка урыннарын оештыру, андый мөмкинлек булган очракта, йорт урнашкан җир кишәрлеге чикләрендә күпфатирлы йортта милекчеләрнең гомуми җыелышы нигезендә тәэмин ителә. Төзекләндерү проектын финанслау тәртибен билгеләргә һәм әлеге проектны тормышка ашыру өчен җаваплы затны сайларга кирәк.
Паркинг проектын эшләү махсус оешмага йөкләнә. Автомобиль парковкасы проектында парковкалау мәйданчыгы планы, җир кишәрлегендә юл хәрәкәтен оештыру схемасы булырга тиеш. Нормативлар нигезендә ачык парковка оештыруда төп моментларның берсе – күпфатирлы йорттан һәм җәмәгать мәйданчыкларыннан минималь аралык калдыру. Әлеге нормативлар СанПиН 2.2.1/2.1.1.1200-03 кагыйдәләрендә билгеләнгән.
Автомобиль парковкасының әзер проекты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе бүлегендә (юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләсе буенча), җир кишәрлегенең шәһәр төзү планын алу өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елның 11 сентябрындагы 4855 нче номерлы «Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында»гы карары нигезендә) килештерү узарга тиеш.
Мөрәҗәгать итүче муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда уздырыла торган тикшерү барышында Идарәнең вазыйфаи затлары тарафыннан кабул ителә торган карарларга, гамәлләргә (гамәл кылмауга) шикаять белдерергә хокуклы.
Шикаятьне караудан баш тарту нигезләре:
- шикаятьтә мөрәҗәгатьне җибәргән мөрәҗәгать итүченең фамилиясе (исеме) һәм җавап җибәрелергә тиешле почта адресының булмавы;
- шикаятьтә вазыйфаи затка карата цензурасыз яки мыскыллау сүзләре, аның, шулай ук аның гаилә әгъзаларының гомеренә, сәламәтлегенә һәм милегенә карата янаулар булуы;
- шикаять текстын, мөрәҗәгать итүченең фамилиясен (исемен) һәм (яисә) почта адресын укып булмавы;
- мөрәҗәгать итүченең язмача мөрәҗәгатендә мөрәҗәгать итүчегә элек юлланган мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә күп тапкыр язмача җавап бирелгән мәсьәлә булуы һәм, шул ук вакытта, мөрәҗәгатьтә яңа дәлилләр яисә шартларның китерелмәве.
Кире кагу сәбәпләрен күрсәтеп, мөрәҗәгать итүчегә шикаятьне караудан баш тарту турында язмача җавап җибәрелә.
Мөрәҗәгать итүче шикаять белән шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки аны язмача рәвештә җибәрергә хокуклы.
Муниципаль функцияне башкаруда катнашучы Идарә җитәкчесе һәм вазыйфаи затлары мөрәҗәгать итүчене шәхсән кабул итә һәм телдән кергән шикаятьләрне бер көн дәвамында карыйлар.
Телдән җиткерелгән шикаятьнең эчтәлеге мөрәҗәгать итүчене шәхсән кабул итү карточкасына теркәлә. Әгәр телдән белдерелгән мөрәҗәгатьтәге фактлар һәм шартлар ачыктан-ачык булса һәм өстәмә тикшерүне таләп итмәсә, телдән шикаятьне карау нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчене кабул иткән вазыйфаи зат телдән яки телефон аша хәбәр итә. Калган очракларда шикаятьтә куелган сорауларның асылы буенча язмача рәвештә җавап бирелә.
Шәхси кабул итү барышында кабул ителгән язмача мөрәҗәгать 59-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда теркәлергә һәм карап тикшерелергә тиеш.
Мөрәҗәгать итүченең язмача шикаятендә булырга тиешле мәгълүматлар:
- шикаять юллана торган органның атамасы яисә тиешле вазыйфаи затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, вазыйфасы;
- шикаятьне бирә торган гражданинның фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), юридик затның атамасы, җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;
- әлеге Административ регламентта билгеләнгән конкрет административ процедураларны үтәгәндә шикаять белдерелә торган гамәлнең (гамәл кылмауның) асылы;
- шикаять белдерелә торган гамәл (гамәл кылмау) белән килешмәү сәбәпләре;
- мөрәҗәгать итүче аның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга, аларны гамәлгә ашыруга каршылыклар тудыруга яисә вазыйфаи затлар тарафыннан әлеге регламентта билгеләнгән административ процедураларны (административ гамәлләрне) үтәүгә бәйле рәвештә нинди дә булса бурыч йөкләүгә нигез булган дип санаган шартлар;
- мөрәҗәгать итүче хәбәр итәргә кирәк дип саный торган башка мәгълүматлар.
Кирәк булган очракта, дәлилләрне раслау өчен, шикаятькә документлар һәм материаллар яки аларның күчермәләре теркәлә. Бу очракта шикаятьтә аңа теркәлә торган документларның исемлеге китерелә.
Шикаять аны тапшырган зат тарафыннан имзалана.
Мөрәҗәгать итүче язмача мөрәҗәгать иткәндә язма мөрәҗәгатьне карау срогы мондый мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң 30 көннән артмаска тиеш.
Аерым очракларда (шул исәптән тикшерү үткәрү турында карар кабул ителгәндә, тиешле органга өстәмә материаллар һәм документлар бирү турында рәсми мөрәҗәгать җибәргәндә), шулай ук, мөрәҗәгатьне карау өчен кирәкле документларны һәм материалларны алу өчен, башка җирле үзидарә органнарына һәм вазыйфаи затларга рәсми мөрәҗәгать җибәрелгән очракта Идарә җитәкчесе, мөрәҗәгать итүчегә шикаятьне карау чорын арттыру турында хәбәр итеп, аны карау вакытын 30 көннән артмаган чорга арттырырга хокуклы.
Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча вазыйфаи зат, җаваплы яки вәкаләтле хезмәткәр түбәндәге карарларны кабул итә:
- мөрәҗәгать итүченең таләпләрен канәгатьләндерү һәм вазыйфаи затның гамәлен (гамәл кылмавын) хокуксыз дип тану турында;
- шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарту турында.
Шикаятьне карау нәтиҗәләрен үз эченә алган язма җавап мөрәҗәгать итүчегә җибәрелә.
Мөрәҗәгать итүче муниципаль контроль органнары вазыйфаи затларының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка шикаять бирергә хокуклы.
Казан шәһәр Думасының 2006 елның 18 октябрендәге 4-12 нче номерлы карары белән расланган Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренең 155.14 пункты нигезендә йорт яны территориясендә, палаткалар, киосклар, лареклар, кече базарлар, павильоннар, җәйге кафелар, җитештерү объектлары, автомобильләргә, көнкүреш техникасына, аяк-киемнәренә вак-төяк ремонт ясау предприятиеләре, кунаклар өчен билгеләннәрдән тыш, автомобиль кую урыннарын да кертеп, теләсә нинди сәүдә һәм җәмәгать туклану предприятиеләрен урнаштыру рөхсәт ителми. Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренең әлеге пунктын бозган өчен Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.6 статьясы нигезендә кисәтү яисә гражданнарга – ике мең сумнан өч мең биш йөз сумга кадәр, вазыйфаи затларга – унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә җаваплылык каралган. Шул ук, бер ел дәвамында әлеге гамәлләрне кабат кылган очракта, гражданнарга – өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик затларга биш йөз мең сумнан бер миллион сумга кадәр административ штраф яный.
Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренең 29.27 пункты нигезендә, шәһәр тирәлегенең зәвыгына арттырылган таләпләр куелган урамнарда һәм гомумшәһәр юлларында урнашкан биналарның төп һәм ян-як фасадларында тышкы кондиционерларны урнаштырырга рөхсәт ителми. Мондый урамнар һәм юллар исемлеге Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2014 елның 24 ноябрендәге 6716 нчы номерлы «Казан шәһәрендә махсус шәһәр әһәмиятенә ия территорияләрне һәм шәһәр тирәлеге зәвыгына арттырылган таләпләр куелган урамнар һәм гомумшәһәр юллары исемлеген раслау турында»гы карарында күрсәтелгән.
Идарәче компанияләр (идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, күчемсез милек милекчеләре ширкәтләре) күпфатирлы йортлар белән идарә иткәндә Казан шәһәр Думасының 2006 елның 18 октябрендәге 4-12 нче номерлы карары белән кабул ителгән Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә тротуарларны һәм түбәләрне кардан чистарта.
Түбәләрне кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән чистарту үз вакытында, көндезге вакытта башкарылырга тиеш. Әгәр түбәләрдәге карларны җәяүлеләр йөри торган зоналар ягына ташлыйлар икән, бу очракта идарәче компанияләр куркыныч юл өлешләрен киртәләп алырга тиеш. Түбәнең калган өлешләреннән, шулай ук яссы түбәләрдән кар эчке ишегалды территорияләренә төшерелергә тиеш. Җәяүлеләр йөри торган юлга, җәмәгать транспортын көтү тукталышына, машиналар йөри торган өлешкә төшерелгән кар шунда ук җыеп алынырга тиеш.
Түбәне кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән чистартканда, шулай ук, агачлар һәм куакларны, электр энергиясе белән тәэмин итә торган һава линияләрен, яктырту һәм элемтә линияләрен, юл билгеләрен, юл светофорларын, юл коймаларын һәм юнәлеш бирә торган җайланмаларны, җәмәгать транспортын көтү павильоннарын, биналарның бизәкләнеш һәм инженерлык элементларын саклый торган чаралар күрелергә тиеш. Әлеге элементларга зыян салынган очракта, алар түбәне чистарткан һәм зыян китергән зат хисабына торгызылырга тиеш.
Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре буенча кышкы чорда йорт яны территориясен җыештыру түбәндәгеләрне күздә тота:
1. түбәләрдә җыела торган кар үз вакытында җиргә төшерелергә һәм улак янәшәсендәге полосага урнаштырылырга тиеш, ә киң тротуарларда – күч-күч итеп өелеп, алга таба махсус билгеләнгән урыннарга чыгарыла;
2. ишегалларыннан җыела торган кар тротуарлардан карны җыеп куя торган урынга эттерелерегә тиеш;
3. квартал эчендәге подъездлардан эттереп чыгарылган карны борт ташына параллель урнашкан күчләргә һәм өемнәргә өяргә яисә подъезд кырыена өеп куярга, алга таба махсус билгеләнгән урыннарга чыгарга кирәк;
4. карны күчләргә һәм өемнәргә өеп кую эшләре тротуарларда кар явып туктаган вакыттан башлап алты сәгать узганчы тәмамланырга тиеш, ә калган территорияләрдә – 12 сәгать эчендә;
5. тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны кул белән чистартканда, кар тулысынча, кырып чистартылырга тиеш. Камил өслекләр булмаса, кар шудырма белән җыела, алга таба тыгызлансын өчен, берникадәр кар катламы калдырыла.
Шул ук вакытта, Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, шәһәр территориясендә карны тиешле булмаган урыннарга чыгарып кую рөхсәт ителми. Ләкин чиста, куллану калдыклары, ком-тоз катнашмалары һәм реагентлар белән пычранмаган, ишегалларыннан һәм квартал эчендәге подъездлардан җыела торган карны, яшел утыртмаларны саклау һәм кар эрегән суларны агызып җибәрү мөмкинлеген тәэмин итеп, яшелләндерелгән территорияләрдә урнаштырып торырга рөхсәт ителә.
Идарәче оешмалар йорт яны территорияләрен 8.00 сәгатькә кадәр җыештырып бетерергә һәм көн дәвамында чисталыкны тәэмин итәргә бурычлы. Тайгак урыннарны комлы-тозлы һәм (яки) бозлавыкка каршы махсус катнашмалар белән эшкәртеп тору өчен идарәче компанияләр җавап бирә.