Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Административ-техник инспекция идарәсе

Административ-техник инспекция идарәсе

Мөхәммәтшин Артур Рөстәм улы
Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе
420127 Казан шәһәре, Дементьев урамы, 2б
+7 (843) 223-24-25

Без социаль челтәрләрдә :

Идарә эшчәнлегенең предметы һәм максаты – үз компетенциясе кысаларында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә идарә функцияләрен үтәү, аерым алганда, Казан шәһәре территориясен төзекләндерү, төзеклелек дәрәҗәсен арттыру өлкәсендә муниципаль норматив хокукый актлар үтәлешенә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру, шулай ук әлеге өлкәдә Казан шәһәре Башкарма комитетының функциональ һәм территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү.


  • Идарәнең бурычлары
    • Вәкаләтләр нигезендә төзекләндерү, төзекләндерү объектларында инженер-коммуникация (җир), ремонт һәм башка төр эшләрне башкару, яшел утыртмалар утырту, аларны карап тоту һәм саклау өлкәсендә норматив хокукый актлар, шәһәр территориясендә ваклап сәүдә итүнең стационар булмаган объектларын урнаштыру тәртибен үтәү өлкәсендә Казан шәһәре территориясендә урнашкан яисә үз эшчәнлеген алып бара торган физик затлар, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар эшчәнлеген тикшереп тору. Төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүне, чисталык һәм тәртип тәэмин итүне контрольдә тоту. Төзелеш, җир эшләрен башкару һәм төзеклек дәрәҗәсен торгызу эшләренә мониторинг үткәрү.

    • Ордерлар буенча, шул исәптән авария-торгызу эшләре буенча да, эшләрне башлау һәм тәмамлау вакытларын тикшереп тору.

    • Төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү (шәһәрне санитар чистарту, яңа төзелеш эшләре, яшелләндерелгән гамәлдәге территорияләрне үзгәртеп кору һәм капиталь төзекләндерү, территорияләрне һәм башка тышкы төзекләндерү объектларын карап тоту).
    • «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»гы Федераль закон таләпләрен исәпкә алып, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре буенча үз компетенциясе чикләрендә тикшерүләр үткәрү.
    • «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»гы Федераль закон нигезендә ачыкланган бозуларны бетерү турында юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга күрсәтмәләр бирү. Аларны бөтенләй яисә тиешенчә үтәмәгән очракта, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенә язмача хәбәр итү.
    • Идарә компетенциясенә бәйле бәхәсләр буенча судларда катнашу.
    • Законнарда каралган нигезләрдә һәм тәртиптә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.


 



Мәгълүмат

    •  
    •    
           



Сораулар һәм җаваплар
  • Яшел зонада парковка өчен штраф турындагы мәгълүматны кайдан табарга?
    Киңәйтергә Свернуть

    Яшел зонада парковка өчен штраф турында тулырак мәгълүмат (хокук бозу датасы, урыны һәм фотолары, Административ хокук бозулар турында ТР кодексы статьялары) белән Казан мэриясе порталында танышырга мөмкин. Моның өчен:

    1. Төп биттә «Шәһәр халкы өчен сервислар» бүлегендә «Админкомиссия штрафлары»на басарга.

    2. Авторлашу таләбенә юлыккач, уң якта өске почмакта (телефонда – уң якта өске почмактагы яшел шакмак) Шәхси кабинетка керергә.

    3. Алга таба «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша керү» (РФ) дигән өлешенә басарга.

    4. ЕСИА (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) аша авторлашырга.

    5. «Админкомиссия штрафлары» сервисына керү мөмкинлеге бирелде.

    Мәгълүматны УИН номеры (0318 саннарыннан башлана торган, 25 саннан торган уникаль идентификатор) һәм автомобильнең дәүләт номеры, машина йөртү таныклыгы номеры буенча карап була.

    Моннан тыш, «Админкомиссия штрафлары» сервисында муниципаль парковкага түләмәгән өчен хокук бозуларның фотоларын да табарга була.

    Казан Башкарма комитеты аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе битендә, «Штраф булу-булмавын тикшерергә» бүлегендә визуаль аңлатып бара торган аңлатма урнаштырылган. Анда шулай ук Казан шәһәре Административ комиссиясе карарын электрон рәвештә ничек алып булуы турында да тасвирланган. Элегрәк моны бары тик Дементьев урамы, 2Б адресы буенча урнашкан Казан шәһәре Административ комиссиясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә була иде. 



  • Алынган штраф белән килешмим. Штраф түләү квитанциясендә «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ реквизитлары күрсәтелсә, аңлатмалар алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә Свернуть

    Аңлатмалар алу өчен Казан шәһәре, Дементьев урамы, 2Б адресы буенча Казан шәһәре Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, телефоннар: 8(843)223-23-96. Реквизитларга килгәндә, алар «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ төзекләндерү өлкәсендә муниципаль хокукый актларның таләпләрен бозган өчен барлык административ штрафлар буенча да Казан шәһәре бюджеты керемнәренең администраторы булып торганга күрсәтелгән.



  • Күпфатирлы йортларның ишегалларында парковкалар урнаштыру тәртибе нинди?
    Киңәйтергә Свернуть

    Парковка оештыру өчен йорт яны территориясенең җир кишәрлегенә хокук билгели торган документлар кирәк.

    Парковка урыннарын оештыру, андый мөмкинлек булган очракта, йорт урнашкан җир кишәрлеге чикләрендә күпфатирлы йортта милекчеләрнең гомуми җыелышы нигезендә тәэмин ителә. Төзекләндерү проектын финанслау тәртибен билгеләргә һәм әлеге проектны тормышка ашыру өчен җаваплы затны сайларга кирәк.

    Паркинг проектын эшләү махсус оешмага йөкләнә. Автомобиль парковкасы проектында парковкалау мәйданчыгы планы, җир кишәрлегендә юл хәрәкәтен оештыру схемасы булырга тиеш. Нормативлар нигезендә ачык парковка оештыруда төп моментларның берсе – күпфатирлы йорттан һәм җәмәгать мәйданчыкларыннан минималь аралык калдыру. Әлеге нормативлар СанПиН 2.2.1/2.1.1.1200-03 кагыйдәләрендә билгеләнгән.

    Автомобиль парковкасының әзер проекты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе бүлегендә (юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләсе буенча), җир кишәрлегенең шәһәр төзү планын алу өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елның 11 сентябрындагы 4855 нче номерлы «Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында»гы карары нигезендә) килештерү узарга тиеш.



Барлык сораулар