Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты

Комитет турында

Галәветдинов Ренат Габделхәмит улы
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе
420059, Казан, Ротор ур., 1, корп. 1
+7 843 223 19 50, +7 843 223 19 60 (факс), +7 843 223 19 51 (по вопросам многодетных семей)

Без социаль челтәрләрдә :

Социаль челтәрләрдәбез:

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Казан шәһәре Думасының 2010 елның декабрь аеның 29нан 20-3 номерлы карары белән расланган Нигезләмәгә күрә, үз компетенциясе кысаларында:

1) Казан шәһәре муниципаль мөлкәтенә (муниципаль торак фонды белән идарә итү һәм аңа хуҗа булу вәкаләтләреннән тыш) һәм җир биләмәләренә ия булу, алардан файдалану, һәм аларны идарә итү вәкаләтләрен тормышка ашыра;

2)муниципаль мөлкәтне (муниципаль торак фондыннан тыш) хосусыйлаштыра;

3) муниципаль мөлкәтнең кулланылышын һәм сакланышын контрольдә тота, шулай ук Казан шәһәре җирләренең кулланышы һәм сакланышы өстендә муниципаль контроль башкара.

Имзалый:

1) муниципаль милекне киралау килешүләрен;

2) җир биләмәләрен (индивидуаль торак биналар һәм күпфатирлы йортлар торган җир биләмәләреннән тыш) тартып алу шартлары турында килешүләрне);

3) җир биләмәләрен алмашу килешүләрен.

Казан шәһәре мәнфәгатьләрендә мөлкәт, акцияләр (өлеш, пайлар), башка күчемле һәм күчемсез милек сатучысы һәм сатып алучысы буларак хәрәкәт итә. Муниципаль унитар ширкәт һәм муниципаль корылмаларны (балалар бакчаларын, мәктәпләрне, мәктәптән тыш белем бирү корылмаларын, спорт корылмаларын) кора.   Дини оешмаларның эшчәнлеген тәэмин итәр өчен аларга мөлкәт тапшыра (аера). Җир биләмәләрен бирмичә һәм сервитут билгеләмичә, аларда биналар урнаштырырга рөхсәтләр бирә.   Күп балалы гаиләләргә җир биләмәләрен бирә.

Комитет эшчәнлеген шәхсән рәис җитәкли. Комитет коллективы 160 кешедән һәм 14 бүлектән тора. Белгечләр Ротор ур., 1, корп.1 адрес буенча урнашкан. Эш сәгатьләре: дүшәмбедән алып җомгага кадәр сәгать 9дан 18гә кадәр.

Документ кабул итү сәгатьләре: дүш-җом 8-00-18-00 (төшке тәнәфес 12-00-13-00), шим 9-00-13-00 (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш).

Кабул итүгә язылу - ТР Дәүләт хезмәтләре порталында.

Сораулар һәм җаваплар
  • Аукционда кем катнаша ала?
    Киңәйтергә Свернуть

    Аукционда бары тик оештыру-хокукый формага, милек рәвешенә, булу урынына, шулай ук капитал барлыкка килү урыннарына бәйсез рәвештә, шартнамә төзүгә дәгъва итүче шәхси эшкуар яисә юридик зат кына катнаша ала.



  • 5 ел узганнан соң килешүне кабат төзеп буламы?
    Киңәйтергә Свернуть

    Әгәр дә арендатор килешүнең шартларын намус белән үтәсә, мөмкин. Шул ук вакытта ул ел саен аренда түләвенең базар бәясен бәяләү турындагы яңа хисап нигезендә 100 процент күләмендә түләүне кертергә тиеш.



  • Коммуналь түләүләргә ташламалы каникуллар тараламы?
    Киңәйтергә Свернуть

    Юк. Арендатор коммуналь түләүләрне вакытында түләргә тиеш.



Барлык сораулар
Саннар һәм фактлар
  • 1152
    күп балалы гаиләләргә 2024 ел эчендә җир кишәрлекләре бирелде
  • 6500 артык
    2024 ел өчен җир кишәрлекләрен муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибендә тикшерү
  • 5304,7 млн сум
    2024 ел өчен шәһәр бюджетына мобилизацияләнгән салым булмаган керемнәр суммасы