Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2021, 12:43

Евгений Варакин «Безнең ишегалды-2022» программасы проектында катнашучылар белән фикер алышты

Республика проекты кысаларында префектура территориясендә планлаштырылган эшләрнең иң зур күләмлесе Яңа Татар бистәсендә башкарылачак

Евгений Варакин 2022 елда Яңа Татар бистәсендә "Безнең ишегалды" проектын гамәлгә ашыру буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Проектта катнашучы Юлия Кабанова белән бергә префект күпфатирлы йортлар тирәсендә йорт яны территорияләрен карап чыкты. Биредә алга таба бик зур төзекләндерү эшләре көтелә.

- Әлеге җирлеккә игътибар җитмәгәне сизелеп тора. Бу тирәгә бер күз төшерүгә үк моны аңлап аласың. Республика программасының нәкъ менә шушындый урыннарны төзекләндерүгә юнәлдерелүе бик мөһим, - дип билгеләп үтте Евгений Варакин.

2022 елда «Безнең ишегалды» республика программасы Казанның тарихи үзәгендәге моңарчы төзекләндерү эше башкарылмаган территорияләрнең берсендә гамәлгә ашырылачак. Нәкъ менә шул сәбәп белән, проектны планлаштыру барышында, префект тарафыннан елга порты районында йорт яны территорияләренә басым ясалды. Нәтиҗәдә, "зур төзекләндерү" эшләре түбәндәге адреслар буенча башкарылачак дип көтелә: Зайцев урамы, 14 йорт, Мехчылар урамы, 2а, 2а, 4а, 13; Девятаев урамы, 7, 9; Порт урамы, 9, 11, 15 һәм 17; М.Гафури урамы, 2 йортлар.

Күчмә утырыш барышында Евгений Варакин проектта катнашучы белән парковка урыннарын һәм җәмәгать киңлекләрен, шул исәптән балалар һәм спорт мәйданчыкларын, каты көнкүреш калдыкларын җыю нокталарын булдыру һәм урам утларын модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алышты. Территорияне карап йөргәндә префект законсыз рәвештә төзелгән корылмалар мәсьәләсен билгеләп үтте.

Якын арада Яңа Татар бистәсендә "Безнең ишегалды - 2022" программасы буенча фикер алышу өчен тагын бер күчмә киңәшмә үткәрү күздә тотыла. Әлеге чарага программага турыдан-туры катнашы булган барлык кызыксынучы затлар чакырыла.

«Безнең ишегалды» программасы нигезендә түбәндәге эшләр: юллар һәм тротуарларны җәю һәм төзекләндерү, эскәмияләр, чүп савытлары, ут баганалары, комда балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен шул тирә мәйданны асфальт-бетон капламы белән әйләндереп алу, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру каралган. Ишегалдының һәр территориясе өчен җиһазлар җыелмасы аерым билгеләнә.

Барлык яңалыклар