В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киров һәм Мәскәү районнарының торак фондында 8,65 меңнән артык торак йорт исәпләнә, шуларның 7316 йорт – шәхси йортлар. Күпкатлы йортларның күпчелеге (барлыгы алар 1165 тәшкил итә) Киров районының «Заречье» (596) һәм «Мәскәү районының ТКХ» (569) идарә компанияләре идарәсе астында.
Хәзерге Киров районы – Казанның сәнәгать үзәге. Аның хезмәт тарихы 17 гасырда ук башлана, ул вакытта Петр I боерыгы буенча Адмиралтейство бистәсе, ә соңрак Казан дары һәм Казан күн заводларына нигез салына. Бүген сәнәгать структурасында алдынгы урынны химия, азык-төлек, урман тармаклары алып тора. Уңайлы кертем мохите булдыруга, урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Район территориясендә күп кенә эре һәм кече предприятиеләр хуҗалык-икътисадый эшчәнлек алып бара, алар эш урыннары булдыралар, сыйфатлы продукция җитештерәләр, яңалышлар кертәләр, технологияләрне яңарталар һәм табыш китерәләр. Киров районында барлыгы 3,9 мең юридик зат, 19 эре һәм урта сәнәгать предприятиесе, 4,4 мең теркәлгән шәхси эшмәкәрләр, 7 банк, 4 эре төзелеш ширкәте, 3 фәнни-тикшеренү һәм проект институты, 5 сәүдә комплексы, 4 автомобиль салоны, 164 азык-төлек кибете, 105 сәнәгать товарлары кибете, 88 кафе һәм ресторан, 112 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе.
Район икътисадының нигезен түбәндәге сәнәгать предприятиеләре тәшкил итә: Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе предприятиеләре – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «ГосНИИХП» ФКП, «Союзхимпромпроект» ПИ КМТТУ югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Күн галантерея фабрикасы» ҖЧҖ, «РАФФ+» ҖЧҖ, «Казан Гипс заводы» ҖЧҖ, «Бриз» ҖЧҖ ТК, «Эгида+» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ КТЧ филиалы, «Сафьян» АҖ, «ТАИФ-СТ» ҖЧҖ, «Модный город» ҖЧҖ һәм башкалар.
Киров районының юллар челтәре үз эченә 271 км озынлыктагы гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын ала, шул исәптән федераль әһәмияттәге – 50 километрдан артык, төбәк әһәмиятендәге – 150,5 километрга якын һәм җирле әһәмияттәге – 50 километрдан артык. Районның җәмәгать транспорты 3 трамвай маршруты, 1 троллейбус маршруты һәм 11 автобус маршруты белән тәкъдим ителгән.
Урта һөнәри белемне 4 уку йорты тәкъдим итә: 41 нче һөнәри көллият, Казан Олимпия резервы училищесы, «Самара дәүләт элемтә юллары университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Казан шәһәрендәге филиалы, Казан технология көллияте.
Район территориясендә 35 мәктәпкәчә һәм 18 урта белем бирү учреждениесе, шул исәптән 5 гимназия, 5 инновационлы мәктәп, 1 кызлар өчен гимназия-интернат һәм 1 сөйләме бозылган балалар өчен мәктәп-интернат, 1 балалар йорты эшли.
Районда 3 мәдәният учреждениесе эшли: Тимер юлчылар мәдәният сарае (Ильич ур., 1), «Залесный» мәдәният үзәге (Осиново тыкрыгы, 8), «Красная горка» Мәдәният йорты (Идел буе ур., 97а), 8 китапханә, 2 нче, 10 нчы, 18 нче балалар музыка мәктәбе һәм 3 нче балалар сәнгать мәктәбе.
Киров районы Татарстан башкаласында иң яшел район булып санала, аның территориясендә 7 сквер, 3 парк һәм 1 урман паркы урнашкан. Алар арасында танылган Петров паркы, «Харовое Күле» экопаркы, «Кырлай» күңел ачу паркы, Аккош урман паркы, «Балыкчы бакчасы» паркы.
Киров районы массакүләм һәвәскәр спортны да, югары казанышлар спортын да үстерергә мөмкинлек бирә торган тулы спорт инфраструктурасына ия. 2003 елда нигез салынган Олимпия резервы училищесы спорт тормышының үзәге булып тора. Бүген анда 14 яшьтән 19 яшькә кадәрге 242 сәләтле спортчы, 21 спорт төре вәкиле белем ала.
Район территориясендә урнашкан:
– «Баско» боз аренасы;
– «Юдино» боз аренасы;
– «Олимпиец» спорт комплексы;
– «Олимпиец» йөзү бассейны;
– «Локомотив» Стадионы;
– «Ш.Тарпищев Теннис академиясе» ҖЧҖ;
– Физкультура-спорт җәмгыяте Иҗтимагый-дәүләт оешмасы «Динамо» чаңгы базасы;
– Шәһәр һәм ял итү инфраструктурасының 156 объекты, шул исәптән универсаль спорт мәйданчыклары;
– «Максимус» фитнес-үзәге.
Район территориясендә ике муниципаль спорт мәктәбе урнашкан: «Стрела» Физкультура-спорт берләшмәсе спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе (Ст.Халтурин ур.,3); «Снежный барс» Физкультура-спорт берләшмәсе спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе (Маршрутная ур., 4). Әлеге спорт мәктәпләре түбәндәге спорт төрләрен үстерәләр: керлинг, киокусенкай, тимераякта фигуралы шуу, футбол, хоккей, биатлон, чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы.
Мәскәү районының тарихы ике борынгы бистәдән – Кәҗә һәм Кизик бистәләреннән башлана.
Кәҗә бистәсе XVII гасырда Казансу артында, крепость күпереннән төньяк-көнбатышта, Кизик монастырена шоссе юлы буйлап урнашкан шул ук исемдәге авылдан барлыкка килгән.
Мөстәкыйль район буларак, Мәскәү районы 1973 елның 5 апрелендә Ленин районы составыннан мөстәкыйль структурага бүлеп чыгару юлы белән барлыкка килә. Хәзерге чикләрендә 2000 елның декабреннән.
Мәскәү районы Казан шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешен алып тора, Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Киров, Яңа Савин районнары һәм Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы белән чиктәш. Район составына ике бистә керә: Краснооктябрьск һәм Левченко. Район территориясе аша тимер юл магистрале уза. Районда 99 урам бар, районның торак фонды 908 торак йортны тәшкил итә, шул исәптән 257 шәхси төзелешне үз эченә ала.
Кизик бистәсенең барлыкка килү тарихы аерым игътибарга лаек. XVII гасырда шәһәргә үпкә чумасы эпидемиясе килә. 1654 елның июнендә тиз генә салынган агач кәшәнәгә, Бөек Устюгтан махсус китерелгән, барлык авырулардан савыгуы белән дан казанган Смоленск Мәрьям Ана иконасы янына, шәһәрне коткару турында дога кылып, кешеләр килә. Эпидемия үтеп китә, шәһәр коткарыла, һәм 1654 елның 9 июлендә Кизик монастыре нигезләнә. Кизик монастыре янындагы авылдан Кизик бистәсе барлыкка килә.
Районда 5,3 мең юридик зат һәм 3,4 мең шәхси эшмәкәр теркәлгән, эре һәм урта бизнесны 41 предприятие, 11 төзелеш һәм 1 транспорт оешмасы тәкъдим итә. Районның сәнәгать предприятиеләре икътисадның төрле тармакларын тәкъдим итәләр, ләкин алдынгысы химия тармагы. «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ТХФП» АҖ, «ТАСМА» ФҖП» ҖЧҖ, «Старт Казан заводы» АҖ, «Кама полимер материаллар заводы» ҖЧҖ тармакның эре предприятиеләре. Районның башка эре һәм урта предприятиеләре: «ДАНАФЛЕКС-НАНО» ҖЧҖ, «Татмедиа» АҖ филиалы «ИДЕЛ-Пресс» ПНК, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «2 нче Казан икмәк заводы» ҖЧҖ, «ТГК-16» АҖ Казан ТЭЦ-3 филиалы, «Казан корыч ишекләр заводы» ҖЧҖ.
Киләчәктә республиканың нефть химиясе тармагының кече һәм урта ширкәтләрен үстерү өчен уңай шартлар тудыру максатларында Мәскәү районында «Химград» технополисы уңышлы үсеш ала, аның территориясендә 340тан артык резидент урнашкан.
Мәскәү районының юллар челтәре гомуми файдаланудагы 131 км озынлыктагы автомобиль юлларын үз эченә ала. Районның җәмәгать транспорты 4 трамвай маршруты, 3 троллейбус маршруты һәм 19 автобус маршруты белән тәкъдим ителгән.
Мәскәү районының горурлыгы – социаль белем бирү академиясе. Академиядә бакалавр һәм магистрлар әзерләү алып барыла. Бүгенге көндә Академиядә гуманитар-юридик факультет һәм урта һөнәри белем бирү факультеты эшли.
Урта һөнәри белемне 3 уку йорты тәкъдим итә. Район территориясендә 40 мәктәпкәчә һәм 16 урта белем бирү учреждениесе эшли.
Район территориясендә Казанның иң зур һәм төзекләндерелгән 2 паркы: Урицкий паркы һәм «Наратлык» паркы урнашкан, шул ук вакытта Мәскәү районында шәһәр халкы һәм кунаклары ял итә алырлык бик күп кечкенә скверлар бар. Иң танылган скверлар арасында Васильченко исемендәге сквер һәм «Тәбриз» скверы.
Районда 3 мәдәният учреждениесе эшли: «Юность» мәдәният сарае (Химиклар ур., 11), «Мәскәү» мәдәният үзәге (Академик Королев ур., 47), «Полимер» мәдәният йорты (Рәхимов ур., 29), 7 китапханә, 4 нче балалар музыка мәктәбе, 2 нче балалар сәнгать мәктәбе.
Район территориясендә барлыгы 30дан артык республика һәм шәһәр программасы гамәлгә ашырыла, шул исәптән «Уңайлы мохит», «Яшел рекорд», «Чәчәк атучы Казан», халыкның күпләп ял итү урыннарын тулысынча үстерү һәм төзекләндерү, социаль инфраструктура объектларын масштаблы төзү, мәктәпләрне капиталь ремонтлау, социаль инфраструктура объектларын төзекләндерү, торак һәм мәктәпләрне капиталь яңарту, бистә юлларын һәм торак массивларын төзекләндерү, кече һәм урта бизнесны үстерү, кертемнәрне җәлеп итү программалары.
Мәскәү районы массакүләм һәвәскәр спортны да, югары казанышлар спортын да үстерергә мөмкинлек бирә торган тулы спорт инфраструктурасына ия.
Район территориясендә урнашкан:
– «Форвард» спорт комплексы;
– Фехтование буенча спорт комплексы;
– «Батыр» дзюдо үзәге;
– «Казан» спорт-сәламәтләндерү комплексы;
– «Тасма» стадионы;
– «Дан» күпфункцияле спорт үзәге;
– Шәһәр һәм ял итү инфраструктурасының 100 объекты, шул исәптән универсаль спорт мәйданчыклары;
– «А-Фитнес», «Атом», «DDX» фитнес үзәкләре.
Мәскәү районы территориясендә дүрт муниципаль спорт мәктәбе урнашкан: «Тасма» Олимпия резервы спорт мәктәбе Физкультура-спорт берләшмәсе» Өстәмә белем бирү Муниципаль автоном учреждениесе (Гагарин ур., 56); «Смена» Өстәмә белем бирү МБУ (Гудованцев ур., 41б); «Су полосы буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе Физкультура-спорт берләшмәсе» Өстәмә белем бирү Муниципаль автоном учреждениесе (Ямашев пр., 7); «Дельта» Олимпия резервы спорт мәктәбе Физкультура-спорт берләшмәсе» Өстәмә белем бирү Муниципаль автоном учреждениесе (Ямашев пр., 7). Югарыда күрсәтелгән спорт мәктәпләре түбәндәге спорт төрләрен үстерәләр: футбол, җиңел атлетика, уктан ату, дзюдо, алкалы хоккей, флорбол, су полосы, йөзү.
Шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен өстәмә белем бирүне ике республика спорт мәктәбе гамәлгә ашыра: «Батыр» Олимпия резервы республика спорт мәктәбе» Дәүләт автоном өстәмә белем бирү учреждениесе (Ибраһимов пр., 44); «Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» Дәүләт автоном өстәмә белем бирү учреждениесе (Короленко ур., 26а). Әлеге спорт мәктәпләре дзюдо, самбо һәм фехтование кебек спорт төрләрен үстерәләр.