В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Татарстан серфинг федерациясенең профессиональ спортчылары катнашучыларны сапбордта дөрес торырга өйрәтәчәк. Чара 11:00 сәгатьтә башланачак, катнашучыларны «Казан» гаилә үзәге парковкасында (С.Хәким ур., 4) көтәләр, ориентир – ТР Серфинг федерациясенең зәңгәр флагы. Үзегез белән сланцы, сөлге, купальник яки шорт, алмашка кием-салым, баш киеме һәм су алырга киңәш ителә.
Күнегүләрне шулай ук 18 нче һәм 19 нчы июньдә үткәрергә планлаштыралар. Моннан тыш, 25 нче июньдә Казанда ел саен уздырыла торган II Sup Fest Kazan сапсерфинг фестивале узачак, анда теләге булган һәркем алган күнекмәләрне Казансу акваториясе буенча маршрутта куллана алачак, шулай ук фестивальнең төп вакыйгасы – сапбордларда костюмнар парадын карый ала, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Бушлай тренировкаларда һәм фестивальдә катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.