Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2025, 14:39

Татарстан башкаласындагы сәүдә үзәкләрендә «Казан кыздыра!» флешмобы үткәрелә

Бәйрәм акциясе 25 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр алты мәйданчыкта оештырыла

Денис Гордийко фотосы

Казанның зур сәүдә үзәкләрендә Яңа ел уңаеннан «Казан кыздыра!» флешмоблары үткәрелә. Чарада Кыш Бабай һәм Кар кызы шәһәр халкын бәйрәм белән котлаячак. Шулай ук барабанчылар тамашасы, музыкаль чыгышлар, барлык катнашучылар өчен истәлекле сувенирлар, бүләкләр уйнату каралган.
  • Массакүләм бәйрәм акциясе 25–30 декабрь көннәрендә түбәндәге адреслар буенча урнашкан алты сәүдә комплексында оештырыла:
    • 25 декабрьдә – Павлюхин урамы, 91;
    • 26 декабрьдә – Җиңү проспекты, 141;
    • 27 декабрьдә – Ямашев проспекты, 46;
    • 28 декабрьдә – Ибраһимов проспекты, 56;
    • 29 декабрьдә – Николай Ершов урамы, 62;
    • 30 декабрьдә – Җиңү проспекты, 91.

Чараларның барысы да 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Барлык вакыйгалар