Габдулла Тукай әдәби музеенда 23 гыйнварда татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан Фатих Әмирханның мемориаль коллекциясе экспонатлары тәкъдим ителәчәк. Төп экспонатлар арасында: язучының шәхси әйберләре – эшләпә һәм сюртук, исән чагында басылган басмалары, кулъязмалары һәм ачык хатлары, шулай ук «Тигезсезләр» пьесасы буенча төрле шәһәрләрдә куелган спектакль афишалары.
Экспозиция кунаклары шулай ук «Хәят» әсәренең барлык кулъязма дәфтәрләрен: тикшерүчеләргә мәгълүм булган беренче һәм югалган дип саналган икенче өлешнең автографларын күрә алачак. Биредә рәссамнар Альменов, Яруллин, Мифтахов, Сорокин, Семенов ясаган рәсемнәр дә күрсәтеләчәк.
Күргәзмә Г.Тукай урамындагы 74 йорт адресы буенча ачыла.
Башлана 14:00 сәгатьтә.
Ачылуга керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татар китабы йортында татар телендә шигъри слэм
узачак. Катнашуга гаризалар 22 гыйнварга кадәр кабул ителә.