Марат Мөгыйнов фотосы
Балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, Мәскәү базарында бай мәдәни программа тәкъдим ителә. Кунаклар өчен лекцияләр, мастер-класслар һәм «Брусникин остаханәсе» бәйсез Мәскәү театрыннан спектакль әзерләнгән.
16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр 8 яшьтән өлкәнрәк балалар белән «Шаһәсәр өчен кысачык: паспарту ясарга өйрәнәбез» дигән мастер-класс үткәреләчәк. Яшүсмерләргә алдан теркәлергә тәкъдим итәләр.
Шушы ук вакыт дәвамында,
16:00 дан 17:00 гә кадәр, ата-аналарны клиник психологтан «Гади сызыклар һәм каракүлләр генә түгел: баланың рәсемнәре аша аның дөньясын ничек аңларга» дигән лекциягә чакыралар. Керү ирекле.
17:00 дән 18:00 гә кадәр балалар өчен «Бэнксиның яшерен коды. Диварларга рәсем ясарга рөхсәт ителәме?» дип аталган лекция узачак. Керү ирекле.
Балалар рәсем ясау белән мәшгуль булган вакытта, ата-аналар өчен «Рәсемнәрне бизәргә өйрәнү дәресе» (кысачык, паспарту һ.б. материаллар) үткәреләчәк. Катнашу өчен теркәлү шарт булып тора.
Лекцияләр һәм мастер-класслар базарның тышкы территориясендә узачак, дип хәбәр итә Мәскәү базары командасы.
Чараларга теркәлү Мәскәү базарының
Телеграм каналында мөмкин. Язылу өчен сылтамалар шимбә көнне,
30 майда, 12:00 дә гамәлгә мөмкин булачак.
Көннең төп вакыйгасы Мәскәүдән «Брусникин остаханәсе» бәйсез театры һәм «Практика» яңа драманың беренче дәүләт эксперименталь үзәге артистлары тәкъдим иткән «Хорошо, что я такой» балалар спектакле булачак.
Режиссер Андрей Гордин куелышның нигезе итеп Герман Лукомников, Ольга Василькова һәм Елена Репетурның шигырьләрен һәм нәсерләрен алган. Спектакльне әзерләүдә махсус балалар иҗаты белән эшләүче психолог-белгеч катнашкан. Ә музыканы һәм җырларны композитор һәм рольләрнең берсен башкаручы Элизабет Дамскер язган.
Спектакль
18:30 да Мәскәү базарының тышкы өлешендә амфитеатр зонасында бушлай күрсәтеләчәк.