Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2021, 14:28

Татарстан блогерлары Казан балалары өчен шафл буенча мастер-класс уздырачак

Дәрес «Игелекле эшләр көне» фондында узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). 5-нче августта Татарстан блогерлары Айдар Таһиров һәм Максим Каракулин Казанда балалар өчен шафл буенча бию мастер-классы үткәрәчәк. Чара «Игелекле эшләр көне» фонды тарафыннан оештырылды.

Мастер-класста 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Моның өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк. Урыннар саны чикләнгән, дәрес Калинин урамы, 3 адресы буенча «Игелекле эшләр көне» фондында узачак, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте. Мастер-класс ахырында балалар биюне видеога яздырачаклар. Мастер-класс 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Шафл – Испаниядә туган заманча биюләрнең берсе. Аның үзенчәлеклеге – шуыша торган адымнар, алар биюче оча дигән иллюзия тудыра. Биюне башкаруның төрле вариантлары булырга мөмкин, иң мөһиме – көйнең төгәл ритмик биты булырга тиеш.

 

Барлык вакыйгалар