Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2026, 09:12

Сноукайтинг, урам мюзиклы һәм кышкы кичә: 10 гыйнвар көнне Казан халкы өчен әзерләнгән ял чаралары

Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Бүген, 10 гыйнварда, Казанның иҗтимагый киңлекләрендә спорт, гаилә һәм музыка чаралары уздырыла. Шәһәр халкын сноукайтинг буенча остаханәгә, балалар спектакленә, кышкы кичәгә, чаңгы күнекмәсенә һәм шәһәрнең төп чыршы мәйданчыгында күрсәтелә торган театральләштерелгән тамашага чакыралар.

Программаны Казансу елгасы буендагы чара башлап җибәрә. Биредә «Галим шәһәр кешесе» кышкы лабораториясе кысаларында сноукайтинг буенча остаханә уздырыла. Дәрес «Түбән Заречье» пляжы мәйданчыгындагы коткару будкасы янында уза. Профессиональ инструкторлар белән бергә катнашучылар боз өстендә кышкы җилкәнгә басып идарә итәргә өйрәнәчәк. Кайтинг – ул, хәрәкәт, идарә ителә торган һава еланының тарту көче хисабына башкарыла торган спорт төре. Остаханә 11:00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.

14:00 сәгатьтә «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә «Бременские музыканты» музыкаль спектакле күрсәтелә. Яшүсмерләр театр студиясе гаилә белән карау өчен билгеләнгән, танылган әкият мотивлары буенча сәхнәләштерелгән мюзикл тәкъдим итә.

Кич белән, 17:00 сәгатьтә, Лядской бакчасында «Хәрәкәттә бул һәм шул җитә!» дигән кышкы кичә оештырыла. Кунакларны диджейлар тәкъдим итә торган музыкага биергә, кайнар эчемлекләрдән авыз итеп, җылынырга, һәм кышкы бакча белән хозурланырга чакыралар. Санкт-Петербургтан килгән артист DJ Stonik1917 чараның хедлайнеры булачак. Кунакларны фонтан янында көтәләр.

Шулай ук 17:00 сәгатьтә шәһәрнең төп чыршы мәйданчыгында Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында театральләштерелгән чара әзерләнә. Бәйрәм тамашасын Казанның Мәгариф идарәсе оештыра. Кунакларны интерактив чараларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачарга чакыралар.

Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, чаралар афишасында һава торышына бәйле рәвештә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Барлык вакыйгалар