Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2023, 10:50

Гипс кашпога рәсем төшерү, чәй тантанасы һәм лекторийлар: «Черек күл»дә зур чәчәк маркеты узачак

Мәйданчыкта казанлылар үсемлекләр, чәчәк ботагы, чүлмәкләр һәм ашлама белән алмаша алачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче август). Бу шимбә көнне «Черек күл» паркында зур чәчәк маркеты ачылачак. Очрашуда 30 дан артык катнашучы үсемлекләр һәм декоратив эшләр тәкъдим итәчәк.

Программада: хна белән рәсем ясау, гипс кашпога рәсем төшерү, чәй тантанасы, органика кабул итү һәм биогумус сату. Мәйданчыкта шулай ук үсемлекләрдән композицияләр галереясы һәм «Табигать – безнең йорт» фотозонасы барлыкка киләчәк.

Традицион чәчәк свопында казанлылар үсемлекләр (алар сәламәт булырга тиеш), чәчәк ботаклары, кашпо, чүлмәкләр һәм ашлама белән алмаша алачак.

Кунакларны ачык лекторий да көтә. 13:00 сәгатьтә Дарина Садикова бүлмә үсемлекләренең файдасы, ә 15:00 сәгатьтә Оксана Бажина өйдә «джунгли»ны ничек тиз һәм зур инвестицияләрсез булдырырга кирәклеге турында сөйләячәк.

Зур чәчәк маркеты 12:00 сәгатьтә ачылачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Барлык вакыйгалар