Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2026, 10:38

«Тот та үзең эшлә!»: Казан яшьләре өчен көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәтү остаханәләре уздырыла

Яшүсмерләр тегү, бәйләү, балта остасы, эретеп ябыштыру серләренә төшенәчәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанның яшүсмерләр клубында уздырыла торган «Тот та үзең эшлә!» проекты кысаларында бу атнаның якшәмбе көнендә, 29 мартта, «Модуль» клубында файдалы остаханәләр уздырыла.

Дәресләрдә Казан яшьләрен көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәтәчәкләр. Яшүсмерләргә сантехника, балта остасы, электрика, эретеп ябыштыру нигезләре, тегү, бәйләү, шулай ук өстәл әзерләү һәм җыештыру юнәлешләре тәкъдим ителә. Остаханәләр 15:30 сәгатьтә эшли башлый. Теләге булган яшьләрне Габишев урамы, 14а адресы буенча көтәләр.

Чарада катнашу өчен социаль челтәрдәге «Модуль» клубы төркеме хәбәрләрендә гариза калдырырга кирәк.
Барлык вакыйгалар