В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Чарада Республика клиник наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева чыгыш ясаячак. Очрашуда шәһәр халкы замана балаларының ни өчен иртә җитлегүен, тыюларның нәрсәгә китерергә мөмкинлеген, компьютер бәйлелегенең ничек формалашуын һәм яшүсмерләрнең укуга мөнәсәбәте ничек үзгәрүен беләчәк.
Шулай ук белгеч ата-аналарга яңа цифрлы чынбарлыкны ничек дөрес итеп кабул итәргә кирәклеген, «цифрлы аутизм»ның нәрсә икәнлеген һәм аның бала үсешенә ничек йогынты ясавын аңлатачак, дип хәбәр итә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе.
Очрашу 18:30 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Теләге булган һәр кешене Сеченов урамы, 6 йорт, д корпусы адресы буенча (3 кат, мансарда) көтәләр.