Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.11.2020, 13:27

Иске Татар бистәсендә «АШ Fest» көзге локаль продуктлар һәм милли кухня фестивале узачак

Шәһәр халкы һәм кунаклары шеф-поварлардан ризыклар авыз итә, мастер-классларда әзерләргә өйрәнә һәм җирле җитештерүчеләрнең продукциясен сатып ала алачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). 7-нче һәм 8-нче ноябрьдә Казанда «АШ Fest» локаль продуктлар һәм милли кухня көзге фестивале узачак. Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары шеф-пешекчеләрдән ризыклар авыз итә, мастер-классларда әзерләргә өйрәнә һәм җирле җитештерүчеләрнең һәм фермерларның продукциясен сатып ала алачак.

Теләге булган һәркем фестивальдә Татарстан рестораннарының һәм кафеларының иң яхшы шеф-поварлары тарафыннан экологик чиста продуктлардан әзерләнгән ризыкларны татып карый алачак.

Моннан тыш, халык, шул исәптән блогерлар катнашында 10 мастер-класс планлаштырылган. Аларда барлык теләүчеләр танылган ризыкларны әзерләү серләрен белә алачак.

Фуд-зонада фестиваль кунаклары җирле җитештерүчеләр һәм фермерлар продукциясен сатып ала алачак. Шулай ук күңел ачу программасы кысаларында оригиналь жанрда иҗат итүче артистларның һәм музыкантларның чыгышы планлаштырылган, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты.

Фестиваль Каюм Насыйри урамында ике көн дәвамында 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр барачак. Керү ирекле.

Барлык вакыйгалар