Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2025, 10:13

Зәйни Солтан скверындагы чыршы ачылышында «Яңа ел урманында Карсылу сәяхәте» тамашасын күрсәтәчәкләр

Шәһәр халкын чарага җомга көнне, 19 декабрьдә 14:30 сәгатькә чакыралар

«Иске шәһәр» префектурасы фотосы

Казанда 19 декабрь көнне Зәйни Солтан скверында Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме үткәрелә. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр әзерләнә.

Яңа елның төп символы булган яшел чыршыны төрле төстәге уенчыклар белән узган атнада бизи башлаганнар иде. Кышкы чибәркәйнең биеклеге 12 метрга җитә, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.

Чыршы ачылышы «Яңа ел урманында Карсылу сәяхәте» театральләштерелгән интерактив программа белән үрелеп барачак. Балалар өчен шулай ук җырлар, биюләр һәм күңел ачу чаралары әзерләнә.

Яңа ел кичәсе 14:30 сәгатьтә башлана.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең 25 паркы бәйрәмчә Яңа ел утлары белән бизәләчәк һәм шуларның 20 сендә Яңа елның төп символы булган чыршы агачын күреп булачак.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша алачак.

Барлык вакыйгалар