Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2023, 11:28

Бушлай дәрестә казанлыларны киндердә рәсем ясарга өйрәтәчәкләр

Мастер-класста катнашучылар рәсем сәнгате нигезләре белән танышачак


Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). «Ак чәчәкләр» бульварында 17 нче августта өлкәннәр өчен киндердә рәсем ясау буенча бушлай мастер-класс уздырылачак. Дәресләрдә рәсем сәнгате нигезләре турында сөйләячәкләр.

Катнашучылар көндәлек ыгы-зыгыдан ял итә һәм үз картинасын профессиональ буяулар белән ясый алачак. Барлык кирәкле материаллар да урында биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Дәрес 15:00 сәгатьтә Әпсәләмов урамы, 29 (корп.1) адресы буенча урнашкан остаханә янында башланачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Барлык вакыйгалар