Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2023, 09:52

Казанда әдәби фестиваль кунаклары Леонид Клейн һәм Петр Налич булачак

ТР Милли китапханәсе территориясе төп локация булачак


Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Казанда һәм Татарстанның башка 10 шәһәрендә ачык һавада «ЛитЛето» әдәби-агарту фестивале узачак. Төп локация булып Кремль яр буе ягыннан ТР Милли китапханәсе территориясе торачак.

Фестивальдә басмалар белән алмашырга һәм тематик фотозонага барырга мөмкин булачак. 18:00 сәгатьтә калын китапларны нәрсә өчен укырга кирәклеге турында лекция белән филолог, радио алып баручы һәм язучы Леонид Клейн чыгыш ясаячак.

Ә 19:30 да концерт программасы старт ала. XX гасырның шәһәр романсларын һәм фольклор җырларын музыкант һәм «Евровидение-2010» катнашучысы Петр Налич башкарачак.

«ЛитЛето» фестивале 16:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.

Барлык вакыйгалар