Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.01.2026, 09:02

Теләкләр коллажы, кар турниры һәм бозда мода күрсәтү: 8 гыйнвар көнне паркларда казанлылар өчен әзерләнә торган чаралар

Бу көнне, чарага әзерләнү сәбәпле, «Черек күл» паркында шугалак һәм прокат пункты ябык була

Денис Гордийко фотосы

Бүген, 8 гыйнварда, Казан халкы һәм кунаклары Серов урамындагы бульварда, «Елмай» балалар паркында һәм «Черек күл» паркында оештырыла торган бәйрәм чараларында катнаша ала. Күңел ачу программасына остаханә эше, кышкы спорт уеннары һәм шугалактагы кичке тамаша кертелгән.

Әйтик, 12:00 сәгатьтә Серов урамындагы бульварда урнашкан СИБУР экопавильонында «Киләсе ел картасы: хыяллар һәм планнар» остаханәсе оештырыла. Очрашуда катнашучылар киләсе елга теләкләр, максатлар һәм кәефләр коллажы булдыра ала. Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

13:00 сәгатьтә «Елмай» балалар паркында 7 яшьтән олырак балалар өчен кар атышу турниры башлана. Кышкы уенны оештыручылар чараны чын спорт бәйрәменә әйләндерәчәк: катнашучылар командаларга бүленеп, кар атышу ярышында көч сынашачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Турнир 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Катнашучыларны парк сәхнәсе янында көтәләр. Турнир бушлай оештырыла.

Кич белән, 18:00 сәгатьтә, «Черек күл» паркындагы шугалакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе белән бергә Gala журналы тарафыннан оештырылган GALA Snow Fashion Show – боз өстендә мода күрсәтеләчәк. Кунаклар өчен фигуралы шуу осталары чыгыш ясаячак һәм «Карнавальная ночь» стилистикасында Россия брендлары күрсәтеләчәк. Проектның амбассадорлары – мода буенча стилист Эльза Гафиятуллина һәм арт-директор, фотограф Әминә Вәлиева. Коллекцияләрне фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, шулай ук Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты студентлары тәкъдим итә.

Оештыручылар искәрткәнчә, мода күрсәтү көнендә чарага әзерлек эшләре алып барылганлыктан «Черек күл» паркындагы шугалак һәм прокат пункты ябык булачак.

Шулай ук 16:00–17:00 вакыт аралыгында «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» үз маршрутын дәвам итәчәк.

Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, чаралар афишасында һава торышына бәйле рәвештә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Барлык вакыйгалар