Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2023, 10:04

Казан 2024 елда БРИКС уеннарын кабул итәчәк

Ярышлар программасы 25 спорт төрен үз эченә ала

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июль). БРИКС илләре уеннары Казанда 2024 елның июнендә узачак. Бу хакта РФ Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин Россия - Африка саммиты кысаларында «Спорт: Россия һәм Африка дуслыгы күпере» сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.

«Без Казаннан БРИКС уеннарын 20-23 нче июньдә уздыру турында раслау алдык. Программа 25 спорт төрен үз эченә алачак, милли командаларны, башка илләрдән командаларны чакырачакбыз», - диде министр.

Шулай ук 2024 елда ТР башкаласында БРИКС дәүләт башлыклары очрашуы узачак.

Хәзерге вакытта БРИКС составына Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы керә.

Барлык вакыйгалар