В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы спортчы исеме өчен 400 дән артык егет көч сынашачак
24-27 октябрь көннәрендә «Батыр» спорт комплексында 16-18 яшьлек егетләр арасында сугыш самбосы буенча Россия беренчелеге узачак. Ярышларда сигез авырлык категориясендә 400 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Татарстан данын яклап Казан, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Лаештан 14 егет чыгыш ясаячак.
Ярышларны ачу тантанасы шимбә көнне, 25 октябрьгә 10:00 сәгатькә билгеләнгән. Шул ук көнне 53, 64, 79 һәм 98 килограмм авырлык категорияләрендә беренчел һәм финал очрашулары, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Якшәмбе көнне, 26 октябрьдә 10:00–20:00 вакыт аралыгында көрәш мәйданына 58, 71, 88 килограмм һәм 98 килограммнан артык авырлык категориясендәге спортчылар чыгачак.
Ярышлар бушлай, Ибраһимов урамы, 44 йорт адресы буенча уздырыла.