Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2023, 11:36

Горький паркында «Гриль-Морожка»: гастрономик сәяхәт, мастер-класслар һәм диджей-сетлар

Фестиваль Казанда 8 нче һәм 9 нчы июльдә узачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль). Казанның Горький паркында «Гриль-Морожка» фестивале узачак. Бәйрәм гадәти булмаган десертлардан алып хуш исле стейкларга кадәр тәм-томнарны, шулай ук күңел ачу программасын үз эченә алачак.

Фестиваль кунакларын музыкаль сәхнәдә артистлар чыгышлары һәм диджей-сетлар, фотозона, интерактив һәм балалар мәйданчыклары, мастер-класслар көтә. Пикникны ял итү зонасында оештырырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе. Фестивальнең тулырак программасы һәм катнашучылары соңрак игълан ителәчәк.

«Гриль-Морожка» 8 нче һәм 9 нчы июльдә Горький паркының яшел кырында 12:00 дән 21:00 гә кадәр узачак. Исегезгә төшерәбез, чара парк туңдырма фестивальләрен һәм «Гриль-фест»ны берләштерде. Беренче тапкыр алар бергә узачак.

Барлык вакыйгалар