
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 21-нче февральдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узачак.
Программада - 175-нче номерлы мәктәп укучылары катнашында экскурсия һәм шигырьләр уку, «Туган телне өйрәнү, үстерү һәм популярлаштыру өлкәсендә музей ресурсларыннан файдалану» дип исемләнгән түгәрәк өстәл. Чарада шагыйрьләр һәм галимнәр катнашачак.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә, Габдулла Тукай ур., 74 адресы буенча узачак. Чарага керү ирекле, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.
Белешмәләр өчен телефон: +7(843)590-86-67