Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2022, 16:39

30 гыйнвар көнне Юдинода чаңгы ярышлары узачак

Ярышлар тренер Дамир Мифтахов истәлегенә багышланган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар). 30 нчы гыйнвар көнне Юдино бистәсендә чаңгы узышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбе тренеры Дамир Мифтахов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узачак.

Ярышлар 2004-2005, 2006-2007 һәм 2008-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында узачак. Катнашучыларга классик стиль белән 3, 5 һәм 10 км дистанцияләрне узарга туры киләчәк.

Спорт ярышлары «Локомотив» стадионында 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар