Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.06.2022, 11:24

17 нче һәм 18 нче июньдә Казан триатлон буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

Ярышларда катнашучыларга «ярымтимер» һәм Олимпия дистанцияләрендә өч этапны узарга туры киләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июнь). 17 нче һәм 18 нче июньдә Казанда Бөтенроссия масштабындагы иң зур спорт стартларының берсе – триатлон буенча Россия чемпионаты узачак, аның кысаларында Ironstar Timerman Cup ярышлары оештырыла. «Ярымтимер» һәм Олимпия дистанцияләрендә ярышларда катнашучыларга өч этапны үтәргә туры киләчәк: йөзү, велоузыш һәм йөгерү.

Йөзү ярышлары Казансу елгасы акваториясендә узачак, ә велоузыш трассасы үзәк урамнар буенча, Казан Кремле диварлары һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннары яныннан узачак. Соңыннан Кремль яр буе буйлап йөгерү оештырыла.

Ярышлар 113 км (1,93 км – йөзү, 90 км – велоузыш, 21,1 км – йөгерү) һәм Olympic (1,5 км – йөзү, 40 км – велоузыш, 10 км – йөгерү) дистанцияләрендә узачак, шулай ук ачык суда бер һәм ике диңгез миле – Swimstar, Ironlady хатын-кызлар йөгереше һәм балалар өчен Starkids була.

Катнашучыларны теркәү 17 нче июньгә кадәр сайтта үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык вакыйгалар