Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2018, 14:41

1 декабрьдә Казанга Бөек Устюгтан Бөтенроссия Кыш Бабае киләчәк

Кышкы тылсымчы социаль учреждениеләрдә, хастаханәләрдә булачак һәм күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр бирәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). 8 ноябрьдә Бөтенроссия Кыш Бабае илебез шәһәрләре буенча сәяхәткә китә. Казанга кышкы тылсымчы 1 декабрьдә киләчәк. Ике көн эчендә ул социаль учреждениеләрдә, хастаханәләрдә булачак һәм күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр бирәчәк.

Кыш Бабай мондый сәфәргә өченче ел рәттән чыга. Быел ул Красноярск, Томск, Барнаул, Кемерово, Новосибирск, Омск, Төмән, Екатеринбург, Чиләбе, Пермь, Казан, Ижевск, Түбән Новгород, Саратов, Краснодар, Воронеж, Тула, Санкт-Петербург, Череповец, Вологда, Ярославль һәм Мәскәүгә барачак.

Һәрбер шәһәрдә ул социаль учреждениеләрдә, хастаханәләрдә бәйрәм оештырачак, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның теләкләрен тормышка ашырачак һәм шәһәрлеләр өчен зур чара оештырачак.

Ике ел дәвамында сәяхәтләр вакытында Кыш Бабай 35 мең км юл үткән, 200-дән артык социаль учреждение һәм 150 гаиләдә булган, 175 тонна бүләк тапшырган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык вакыйгалар