В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел кыш Казанда тимераякта шуу өчен 105 мәйданчык һәм 14 чаңгы трассасы ачылган
Денис Гордийко фотосы
Бәйрәмнәрдә оештырылган спорт чаралары исемлегендә матур гадәт буенча «Безнең ишегалды чемпионнары» күршеләр лигасы сезонын ачу тантанасын, «Черек күл» паркындагы шугалакта фигуралы шуу буенча остаханәләрне, «Елмай» паркында кар атышу турнирын һәм башкаларны күрергә була.
Исегезгә төшерәбез, бу елгы сезонда Казанда тимераякта шуу өчен 105 мәйданчык әзерләнгән: 83 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары булган 22 шугалак. Шулай ук шәһәр халкы һәм спортчылар өчен 14 чаңгы трассасы ачылган, шуларның сигезе яктыртыла. Ә бу исә кичке вакытта спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.