В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда ярышларны дүрт мәйданчыкта оештыралар
Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы
Россия күләмендә үткәрелә торган XLIV Ачык «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышында катнашучыларны теркәү чаралары башланды. Гаризалар «Дәүләт хезмәтләре» порталында кабул ителә. Татарстан башкаласында әлеге спорт чарасы 14 февральдә узачак.
Казанда ярышлар дүрт мәйданчыкта: «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урманында, «Дәрвишләр» торак комплексындагы Каенлыкта, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда оештырыла.
Старт номерын 9–13 февраль көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Казанның Үзәк стадионындагы матбугат үзәгендә алырга була. Үзең белән медицина белешмәсе булырга тиеш.
«Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышында катнашу өчен 12 февральгә кадәр теркәлергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, узган сезонда «Россия чаңгы юлы» марафонында 20 меңнән артык казанлы катнашкан.