В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гуманитар йөк итеп җибәрелгән продукцияне шәһәр эшмәкәрләре тәкъдим иткән
Яңа ел алдыннан Казан тарафыннан шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә чираттагы зур гуманитар ярдәм җибәрелде. Төп йөк буларак 18,1 тонна мандарин юлланган. Күчтәнәчләр төялгән зур йөк машинасы «Игелекле Казан» фонды эгидасы астында озатылган. Яңа ел продукциясен шәһәр базарларында эшләүче эшмәкәрләр тәкъдим иткән.
Марат Мөгыйнов фотосы

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары ярдәм чараларына актив кушыла. Шушы вакыт аралыгында әлеге игелекле эштә 400 дән артык оешма һәм мең ярымнан артык Казан халкы катнашкан. Шәһәр хакимияте ассызыклаганча, яңа төбәкләрдә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып ярдәм итү гуманитар эшнең төп принцибы булып тора.